Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Штрафларны Татарстан башкаласының рәсми сайтында тикшереп булачак

Порталда яңа сервис эшли башлады, анда фототеркәү материаллары белән танышырга һәм шәһәр яңалыкларына язылырга мөмкин.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан башкаласында яшәүчеләр Казан мэриясенең рәсми сайтында штрафлары бармы-юкмы икәнлеген тикшерә алачак. Казанның шәһәр иҗтимагый үзәге директоры Диләрә Нуриева иртәнге киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яңартылган порталда шулай ук яңалыкларга, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан үткәрелә торган аукционнарга да язылып булачак.

«Әлеге сервис кулланучыларга көндәлек режимда яңа аукционнар һәм бәйгеләр турында белдерү хатлары алырга, Казан шәһәре турындагы актуаль мәгълүмат һәм эшлекле яңалыклардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Яңалыкларга kzn.ru порталындагы «Шәхси кабинет»та язылырга мөмкин», - дип хәбәр итте Диләрә Нуриева.

Ул билгеләп үткәнчә, сервис муниципаль парковка өчен түләмәү һәм автомобильне яшел зонага кую белән бәйле кагыйдә бозулар буенча фототеркәү материаллары белән дә танышырга мөмкинлек бирә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ни очен штрафнын срогы 1 ай узганнан сон гына жибэрелэ админстративнй штраф 500 сум 20 кон эчендэ тулэнсэ 250 сум дип язылган ни очен вакытында жибэрмилэр кешенен акчасы беркемнеке дэ кесэдэн тортеп тормый мона жавапны кемнэр бирергэ тиеш республика буенча купме акчалар жыела бит ул кайда китэ кемнэр кесэсенэ керэ закон да мона карата статья бардыр бит ул халыкка жавап бирегез

    Теги: камералар