Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда М7 трассасында йөк автомобиленә ут капкан һәм тулысынча янып беткән

Янгын транспорт чарасының механизм һәм узеллары төзек булмау сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Татарстанның Минзәлә районында, М7 «Волга» трассасында «КАМАЗ» автомобиленә ут капкан дигән хәбәр 112 бердәм номерына 6.08 сәгатьтә килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юлда барганда электр чыбыгында кыска ялганыш барлыкка килгән һәм йөк автомобиленең мотор бүлегенә ут капкан.

Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән. Әмма ялкын телләре фураның кабинасын һәм тагылмасын тулысынча юк иткән. Янгынның гомуми мәйданы 37 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын транспорт чарасының механизм һәм узеллары төзек булмау сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария дтп