Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булды

Кичә Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Кызыл Бор авылы янында ике чит ил машинасы бәрелеште.

Кичә – 7 майда Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Кызыл Бор авылы янында ике чит ил машинасы бәрелеште. Бу турыда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Узып барган вакытта Ниссан машина йөртүчесе идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга, анда 1990 елда туган ир-ат идарә иткән Киа Рио автомобиле белән бәрелешә, Ниссан яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бәрелешнең фаразланган гаепчесе Ниссан белән идарә итүче, Корея чит ил машинасы пассажиры һәм салонда булган ике балигъ булмаган бала үлә. Киа автомобилен йөртүче төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләгә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хәлнең барлык шартларын да билгели. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк.



Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов аңлатмасы видеода ??

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария дтп Юл-транспорт һәлакәте