Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Утлы фаҗига» – Бензин ташучы машина белән коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган (фото)

Фаҗига урынында янгын чыккан, аны сүндергәннәр, диелә хәбәрдә.

Самара өлкәсендә бензин ташый торган машина белән утлы авариядә 2 кеше һәлак булган. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 9 августта 19.30 сәгатьтә М5 «Урал» юлының 1027нче км тирәсендә, Самараның Красноярский районында була. Биредә бензовозга бәрелгән Renault автомобилен йөртүче һәм салондагы пассажиры үлгән. Бензовоз йөртүчесен хастаханәгә илткәннәр.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, бензин ташый торган машинаның тәгәрмәче шартлаган, һәм ул каршы як полосага чыккан. Биредә бензовоз 2 җиңел машинага бәрелгән.

«Авария урынында Renault Sandero йөртүчесе һәм пассажиры үлде, йөк машинасын йөртүче хастаханәдә», — дигәннәр ведомствода.

Renault Sandero белән идарә итүче ир-атка 53 яшь булган.

Авариядә тагын бер машина — Toyota Land Cruiser 200 автомобиленә зыян килгән.

Фаҗига урынында янгын чыккан, аны сүндергәннәр, диелә хәбәрдә.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария