Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Янәдән авария, янәдән өзелгән гомер

Әлмәт-Чупай юлында ике йөк машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә "Камаз-55111" шоферы урында ук үлә.

(Әлмәт, 18 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 16 октябрьдә көндезге сәгать 1 дә Әлмәт-Чупай юлында ике йөк машинасы бәрелешкән, дип яза җирле басма.

Чупайдан Әлмәт ягына килүче Камаз 55111 (шоферы 1975 елгы), тиешле тизлекне сакламыйча, каршы як полосага чыга һәм Скания белән (шоферы 1975 елгы) бәрелешә.

Нәтиҗәдә "Камаз-55111" шоферы урында ук үлә. Скания шоферын төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән медсанчастька озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария