Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

51 елдан соң очрашу

Без 1968 елның 14 ноябрендә Куныр егете Заһир Зәкиев белән Балтач военкоматыннан Совет армиясе сафларына алындык.

12 тәүлек дигәндә Приморск өлкәсенең Ханкай районының Камень-Рыболов исемле поселыгында урнашкан 29 дивизия штабына барып җиттек. Без Татарстаннан 90 егет идек. Барыбыз да шоферлар, күбебез армиягә китәр алдыннан гына укып, таныклык алучылар. Иң башта карантин уздык. Аннан соң безне штаб карамагына билгеләделәр һәм кемнең ничек хезмәт итәсе билгеле булды. Поезда барганда дуслашып алган Сарман егете Валерий Кадушкин белән миңа полковникларны йөртергә билгеләделәр. Казан егетенең сөйләшүе дә яхшы булгандыр, генерал шоферы итеп куйдылар. Заһир исә секретный почта йөртүгә куелды.

Ике ел шулай бергә, Татарстаннан килгән татар, рус, керәшен,чуваш егетләре бердәм булып хезмәт иттек. Вакыт җиткәч, хезмәт вакыты тулгач, таралыштык.

Хәзер инде шул чакларны сагынып искә алып яшим. Сентябрь аеның бер көнендә тәвәкәлләп, дустым Валера яшәгән Сарман якларына юл алдым. Баткаклы авылын эзләп табып, дустым белән очраштык.

Аларның гаиләсендә кунак булып, озаклап солдат тормышын, хәзерге хәлләрне сөйләшеп утырдык, хатирәләр белән бүлештек. Инде хәйран вакыт узса да, шул очрашу тәэсиреннән арына алмыйм. Исән чакта аралашырга, йөрешергә кирәк икән. Армиядә шофер булып хезмәт иткән дусларны, аннан соң бергә эшләгән, бүген көндәлек юлда булган шоферларны узган һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, юлларда һәркемгә хәвеф-хәтәрсез йөрергә насыйп булсын!

Марсил Газизов,
Нормабаш авылы

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу язмыш