Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллаһ үзе алганны кире кайтарган

Калоев - үз теләге белән булмаса да, дөньякүләм танылу алган кеше. 2002 елда Боден күле өстендә самолетлар бәрелешү нәтиҗәсендә ул хатынын һәм ике баласын югалтты.

Бу фаҗигадә үз вазыйфа бурычларын тиешенчә үтәмәгән диспетчер гаепле булып чыкты.

Виталий елдан артык төрле инстанцияләр бусагасын таптаса да, гаделлеккә ирешә алмый. Ул гына да түгел, диспетчер Петер Нильсен шул ук оешмада эшләвен дәвам итә!
Авиакомпаниядә аңа зур акчалар тәкъдим итеп, дәгъвасын кире алуны сорыйлар. Гаделлеккә ышанычын югалткач, ул хәлне үз кулына алырга була. Петер Нельсенның адресын белеп, аның янына килә. Әмма диспетчерның күзенә карагач, аның тәүбәгә килергә җыенмавын аңлый. Һәм аны пычак кадап үтерә.

Суд Калоевны 8 елга ирегеннән мәхрүм итә. Әмма Виталий вакытыннан алда иреккә чыга.
Туган ягында аны хөрмәтләп каршы алалар. Әмма Виталийны: “Арытаба ничек яшәргә соң?” - дигән бердән-бер сорау борчый.

Ул Ирина белән очраклы рәвештә таныша. Ирина - яшь кыз түгел, кияүдә булмаган, балалары юк. Калоев - уңышлы бизнесмен, аны бөтен ил белә. Аларны нәрсә берләштергәндер, билгесез. Әмма алар бергә яңа тормыш башлый. Озак та үтми Ирина йөрәге астында ике бала – кыз һәм малай йөртүен белә. Алар узган елда сау-сәламәт булып дөньяга килә.

Күп сынаулар үткән Виталийга Аллаһы Тәгалә алганын кире кайтарып бирә.

Автор: Алсу Нуриманова

Кызыл таң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш