Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Анасы Мәскәүгә илтеп сатарга маташкан баланың әтисе табылды

Ир-ат телевизордагы сюжетны күргәч, хатынының баланы сатып йөрүен белеп ала.

Казанда яшәүче 26 яшьлек хатын яңа туган баласын сатар өчен Мәскәүгә киткән. Бала саткан өчен акча алган чакта аны хокук саклаучылар тоткан. Әлеге вакыйга турында хәбәр «Татарстан 24» телеканалында чыккач, баланың атасы үзе элемтәгә чыккан. Ул элеккеге хатынының баланы сатуын телевидение хәбәреннән генә белгән.

Баласын сатучы хатын сүзләренчә, аны бу эшкә үзенең әти-әнисе этәргән. Алар баладан теләсә ничек котылырга кушкан. Хатын баланың атасы турында берни дә билгеле түгел дип сөйләгән.

  • Казанда яшәүче хатын яңа туган баласын йөз меңгә сатарга маташкан, дип язган идек.

Ләкин «Татарстан 24» сюжеты чыккач, сабыйның әтисе һәм әтисе ягыннан әбисе редакциягә шалтыраткан һәм әлеге вакыйганың үз версиясен сөйләгән.

Яшь әни баласын сатып йөргән чакта Казанда сабыйны һәм аның анасын ире һәм кайнанасы көтеп торган. Моңа кадәр бу хатын алар белән бер ел чамасы яшәгән.

«Аның планнары башка иде шул. Без кирәк булмадык, без хәерче идек. Аңа „күкләргә менәргә“ ярдәм итә алмадык», — ди баланың әбисе булырга мөмкин хатын Наталья Бобрышева.

Наталья сүзләренчә, 26 яшьлек хатын авыры җиде айлык булганда бу гаиләдән чыгып китә, ул сабыйның ноябрь азагында туасын хәбәр итә.

Булачак әти кеше сөйгәнен кайтарыр өчен тырыша, аңа матди һәм мораль ярдәм күрсәтә. Ләкин шушы көннәрдә ул телевидениедән сюжет күреп гаҗәпкә кала.

Шуннан соң әти кеше элеккеге хатынының анасы белән элемтәгә чыга. Бу гаиләдә берни белмәүләрен әйтәләр. Хатын баланы үлде дигән, акчаларны алган һәм югалган. Шуннан соң сабыйның атасы полициягә мөрәҗәгать итә.

«Мин хәзер полициядә, гариза язам, баламны кайтарыр өчен тырышам. Мин аны алам. Мин аны тәрбияләргә әзер. Хатынның башында ни булгандыр — әйтә алмыйм», — ди ул.

Чыганак: Интертат

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять баланы сату