Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылның алтын баганалары (Пүскән авлы турында язманың дәвамы)

Авыл дип җаны авыртучылар арасында берсе авыл старостасы, газета укучыларыбызга Тимирязев исемендәге хуҗалыкның баш агрономы буларак билгеле (Мәгъфүр абыйның улы) Азат булса, икенчесе авылны сулы иткән әнә шул Госман икән.

«Авылны сулы итү өчен өч еллап тырыша инде ул», – ди җәмәгате Резидә. Без барганда Госман эштә иде. Балтачка барырга дип чыккан җәмәгате Резидә белән улы Раянны капка төбендә фотога төшереп алдык әле. Каралты-куралары да, капка төпләре дә көлеп тора, тәрәзә төбе тулы гөлләр булса, ишегалды, капка төпләре дә шау чәчәктә. Иң сокландырганы – авылда күпчелек йортта шушы хәл, шушы ук матурлык.

Килидә ындыр табагы мөдире булып эшләүче Госманның үзе белән дә сөйләштек. 30 ел машинист булып эшләгән, өч елын мөдир икән.

– Әле безнең тагын бер зур хыял бар, – ди ул. – Авыл янәшәсендә «Мелиоратор» оешмасы төзегән бик әйбәт плотина бар. Яз көне эрегән кар суларыннан, яңгыр суларыннан туплана ул. Менә шул плотинага өстәлеп торырга чиста су юк. Урманда безнең «Һади коесы» дигән кое бар иде, ике-өч җирдә нарат астыннан чишмә чыга. Менә шул суларны берләштереп, плотинага китереп булмасмы икән дип хыялланабыз. Яз көне авыл башыннан урман кырына кадәр канау казыттык инде, тик урманда сазлык, анда чылбырлы мини тракторсыз эшләп булмаячак. Әлегә андый шәхси тракторлар бушамады, урман эчендәге 500 метр араны, сайгаклар салып булса да, казытып булмасмы икән дибез...

Үзләре генә хыялланып калмаган егетләр, киңәш-табышка да, ярдәм сорарга да үз депутатлары Булат Исрафиловка, авылдашлары, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллинга да еш мөрәҗәгать итәләр икән.

–Мин авылдашларга бик рәхмәтле, нинди генә эш чыкса да, ярдәм итәргә әзер торалар, – ди авылның икенче имамы Ансар абый Шәйхетдинов та. – Яшьләребез бик тырыш, бай эшмәкәрләребез булмаса да, иганәчеләр дә табыла, читтә яшәүчеләребез дә булыша. Мәчетебезгә 5-6 кеше биш вакыт намазга йөри, балалар, өлкәннәр укытыла. Үткән ел 23 бала йөрде, өч сменада укытырга мәҗбүр булдык, быел бераз кимрәк иде, Фирая белән Рәҗәп, икегә бүлеп, балаларга белем бирде. Халисә белән Әминә олыларга белем бирә башлаган иде, вирус сәбәпле, өлкәннәребез бераз шикләнеп калды әле. Ил-көннәр имин булса, көзгә дәвам итәрбез дип уйлыйм...

Пүскәннең тагын бер үзенчәлеге: үткән елның илленче елларында бу авылда бер-бер артлы берничә  егет югары белем ала: Сәйдәш Исрафилов, Кашаф Билалов, Зиннур Гыйльметдинов, Габдерәүф Сәләхов – барысы да райондашларга таныш исемнәр. Җитәкче булып эшләүчеләр сафына әле мәрхүм Фәрит Җамалиевны да өстәргә кирәк...

Саубуллашканда Мәгъфүр абыйдан: «Элек сезнең авылда данлыклы Бөтнек чишмәсе, Этләвек, Атлас күле, Каланча басуы, Түбәшән кыры... дип исемләнгән бик күп урыннар булган. Аларны авыл өлкәннәре беләме, хәтерлиме?» – дип сораган идем, «Белмәскә, бүгенге яшьләр – агрономнар да, кырда эшләүчеләр дә аларны шулай дип йөртә», – дип җавап бирде... Бу да үзенә күрә бер дәвам ләбаса...

 

Язманың башы: «Һөнәрсез, әмма бик тә тырыш халык яшәде»

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пүскән авылы кече авыллар