Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Балтач безне үз итте»

Элекке автовокзал биләмәсендә урнашкан «Ташкент» кафесы хуҗасы, күпләп сарыклар асраучы Хусан Насыйровны районда күпләр белә. Әмма аның ни өчен язмышын Балтач белән бәйләвен, кайлардан килеп төпләнүен, милләте кем булуын үзе белән якыннан аралашкан кешеләр генә белә. Редакциябез кунагы Хусан белән сөйләшүебезне әнә шул сораулардан башладык.

– Мин Ташкент егете. Шунда тудым, үстем, гаилә кордым. Милләтем уйгыр. Дин бездә дә сездәге кебек ирекле булса да, бала чактан дини тәрбия алып үстем. Җәмәгатем Әминә без танышканда диндә түгел иде, әмма аның белән шулай килештек: өйләнешкәч, бергәләп динебез кануннары буенча яшибез. Сигез ай дус булып йөргән чакта ул намазга басты, хәзер инде Коръән укый, балаларыбызны да динебез кушканча тәрбияләргә тырышабыз. Гомер иткән урыныбыздан күчүгә дә шул төп сәбәпче булды дисәң дә була. Олы кызларыбыз укырга баргач, ул чорда мәктәптә яулык ябу белән проблема килеп чыкты. Элекке танышыбыз – Норма егете Әнәс хәзрәт, егерме ел бездә яшәгәч, туган ягына кайтып китте. Аның белән гел хәбәрләшеп тордык. Шушы проблема хакында сөйләшкәч, ул икеләнмәслек итеп: «Әйдә, безгә кайтыгыз, монда мәктәпләрдә яулыкка сүз әйтүче юк, дин тотучыларга ирек», – дигәч, 2009 елның азагында үзем юлга кузгалдым. Ике ай яшәп, мондагы шартларны өйрәнгәч, гаиләмне алып кайттым.

– Фатирны, эшне, танышларны калдырып, унбер, сигез, өч яшьлек кыз балалар белән бер белмәгән якларга кузгалуга җәмәгатегез ничек риза булды икән?

– Әминәдә бит яртылаш татар каны ага, әниләре Татарстанның Ютазы районыннан. Бер апасы инде Нормада тормышта иде (беренче ике айны шуларда яшәп, Балтач белән таныштым да инде). Дөресен әйтим, башта беребезгә дә җиңел булмады. Фатирга кереп яшәдек. Беренче ике елда без Әминә белән көн-төн эшләдек. Иртүк торып, самсалар да пешердек, әле минем велосипедка утырып самса сатып йөрүемне күпләр хәтерли. Калай да бөктек, Казанга итләр дә алып барып урнаштырдым. Өч ел торгач, фатир хуҗасы бик юньле кеше иде, фатирны сатам, әйдә, алып кал, диде. Шулай итеп, фатирлы булдык. Ун сарык алдык. Инде аларны арттыра-арттыра 200 башка җиткердек.  Соңгы елларда ферма салдык. Район җитәкчелегеннән ферма төзер өчен җир сорадым. Алар: «Бездә бирердәй җир юк, пайчылар белән сөйләшеп карагыз», – дип өч участок тәкъдим иттеләр. Рәхмәт, әллә кайлардан, җир читеннән түгел, әле үземә сайлау мөмкинлеге дә бирделәр. Пайчылар белән уртак фикергә килә алдык. Фермада бик күп эшләнде.

– «Ташкент» кафегыз да бар бит әле.

– Без аны 2016 елда ачтык. Анда милли үзбәк ризыклары пешерәбез. Бер йөргән кешеләр яратып йөри, заказлар бирә. Шулай ук көлчәләр пешереп тә, кибетләргә куябыз. Хәзер инде үзебез генә эшләмибез. Булышчыларыбыз бар. 

– Бу күченүне балар ничек кабул итте? Тел белән проблемалар булмадымы?

– Безнең уйгыр теле татар теле белән бик охшаш, шуңа күрә тел белән проблемалар булмады. Икесе мәктәпкә, берсе бакчага йөри башлауга, дуслар да таптылар, татар телен дә яхшылап өйрәнделәр. Аллаһка шөкер, өч кызыбыз да гимназиядә бик яхшы укыды, татар теле буенча республика күләмендәге олимпиадаларда җиңүче булдылар, икесе халыкара олимпиадада  беренче урын алды.Шул ук вакытта районда үткән Коръән укучылар бәйгеләрендә дә гел җиңүләр яулыйлар иде. Олы кызыбыз инде тормышта, оныгыбыз бар.

– Димәк, Балтачта инде үз тамырларыгыз бар...

– Балтачка кайткач, ике балабыз туды: Хафизә, Мөхәммәдәмин. Хафизәбез инде Коръән укучылар бәйгеләрендә җиңүләр яулады. Әйе, Балтачта без хәзер чит кешеләр түгел инде. Дусларыбыз, кардәшләребез күп. Күченеп кайткан чакта ук бик күпләрнең ярдәмен тойдык. Мәрхүм Әнәс хәзрәткә без бик рәхмәтле. Башта Норма мәчетенә йөреп, күп кардәшләр белән аралашсак, аннан Раиф мәчетенә йөреп, танышларыбыз артты. Җәлил хәзрәткә, мәчет имамнарына, кардәшләребезгә без бик рәхмәтле. Шөкер, төзелеп  бетмәгән йорт сатып алып, аны төзеп чыктык, үз куышыбызны булдырдык. Алга таба нигезеннән алып үзем яңа йорт җиткерү турында хыялланам. 

– Туган як белән элемтәләр өзелмәдеме?

– Юк. Анда игезәк сыңарым Хәсән, башка туганнарым гаиләләре яши. Шөкер, бүгенге көндә әнием дә исән-сау. Аңа 76 яшь. Әнием дә, туганнарымның да Балтачка кайтканнары бар, үзебез дә барабыз.

– Балтачка ияләндегезме инде, яратып яшисезме?

– Балтачны беренче күргәндә үк бик ошаттым. Шулай ук гаиләм дә яратып яши. Шәһәрдә тусам, күпмедер яшәсәм дә, мин гомер буе авылда яшәргә хыялландым. Хәзер инде бөтенләй шәһәрдә яши алмыймдыр. Балтач яшәү-эшләү өчен бик уңайлы, чиста, матур урын. Мин монда эш юк дигән кешегә аптырыйм. Эшлим  дигән кеше һәрчак эш таба. Эштән курыкмаска гына кирәк. Күп кешегә чиста эш кирәк шул. Кайчакта эшсез йөргән кешеләргә, әйдә, безгә эшкә кил дип чакырасың, ул килмәс, эшләмәс өчен мең сәбәп таба. Аллаһыма мең шөкер, кызларым иркенләп яулык яба алсын, икеләнмичә мәктәпкә йөри алсын дип кузгалган сәфәрем уңышлы булды.

– Алга таба да хәерле эшләр, хәерле тормышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш «Ташкент» кафесы