Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырлар яши һәйкәл ташында (+фото)

Көзге кояш нурларында җемелтәп-җемелтәп очкан пәрәвезле 4 сентябрь көнендә Сәрдек авылында бик күркәм чара булды. 16 ел элек шушы ук көнне биредә мәчет ачылса, быел тантаналы шартларда һәйкәл ачылды. Әлеге мөһим вакыйгага сәрдеклеләр бик җентекләп әзерләнгән, һәрбер әйтелгән сүз тирән мәгънәгә ия, җыр, бию, шигырьләр дә урынлы иде.

Чарага авылның яше-өлкәне җыелган, һәркем өчен бу бик дәрәҗәле көн булып, авыл өчен истәлекле дата итеп билгеләнде. “Моннан нәкъ 16 ел элек авылыбызда мәчет ачылган иде, бүген менә әти, абый, бабаларыбыз, хезмәт ветераннарын хөрмәтләп, һәйкәл ачылу тантасында катнашабыз һәм шул уңайдан әрвахлар рухына дога кылып үтик”, дип коръән аятьләре белән чараны башлап җибәрде имам-хатыйб Салих Гарипов.

Яу кырында батырларча һәлак булган, туган җирләренә кайткач бакыйлыкка күчкән, тылда үз көчләрен жәлләми хезмәт куйган авылдашлар хөрмәтенә ачылган чарада күңелләргә үтеп керерлек сүзләр күп яңгырады. Пыжмара авыл җирлеге бюджетыннан эшләнә башлаган эшкә әлеге авылдан чыккан эшмәкәр Радик Закиров та, “Кама” күмәк хуҗалыгы да зур көчен кертә. Шуның нәтиҗәсе буларак, берничә ай эчендә мәһабәт һәйкәл сафка баса. Эш барышын искә алып, авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев: “Обелиск кына буласы иде, Радик Гайфетдинович һәйкәл итеп эшләтте. Ярдәмнәре тигән Сәрдек авылы халкына, “Кама” хуҗалыгына, клуб, китапханә хезмәткәрләренә дә зур рәхмәтләремне ирештерәм, киләчәктә дә әлеге һәйкәлне саклап, кадерләп яшәсәк иде”.

Бәйрәм барышында Радик әфәндегә сүз бирелгәч, ул дулкынлануын да, күңеле тулуын да яшермичә: “Мин бүген бик бәхетле”, дип белдерде һәм үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.

Һәйкәлгә яу кырында батырларча һәлак булган, алар җиңү яулап кайтканнар, алар тылда көрәштеләр дигән исемнәр астында батырлар исеме мәңгеләштерелгән. Ә коймада Радик әфәнденең әтисенең Бөек Ватан сугышында үткән юллары тасвирланып, Гайфетдин Закировның 4нче гвардия танк армиясендә сугыш юлы дип билгеләнгән. Әлеге һәйкәлгә соклануын белдереп, хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов: “Бик күптәннән кызыгып йөргән эшне Радик абый башлап та җибәрде. Без быелгы пандемияне авырлык дибез, ә биредә исемнәре язылган авылдашларыбыз нинди авырлыклар аша үткән бит”, дип фикерен җиткерде.

Әлеге бәйрәмгә үзләреннән зур өлеш керткән, шигырь, җыр, биюләре аша барлык кунакларга матур бәйрәм концерты бүләк иткән балалар бакчасы сабыйларына һәм мәктәп укучыларына зур рәхмәт. Сәрдеклеләрнең бердәм булулары, матур эшләргә күмәк тотынулары сокландырырлык. Киләчәктә дә әлеге авыл гөрләп яшәсен иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев