Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бер генә өлкәнебез дә игътибарсыз калмаячак!” (+фото)

Олыларны хөрмәтләүгә багышланган игелекле эшләр ункөнлеге дәвам итә. Күмәк хуҗалык, җирле үзидарә, оешма-предприятие коллективлары үз мөмкинлекләреннән чыгып, өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт күрсәтщ: бәйрәм пакетлары өләшә, чәй табыны артына дәшә.

Бүген шундый чара район үзәк ашханәсендә үтте. Хәзерләү конторасында, икмәк пешерү өлкәсендә, тормыш-көнкүреш товарлары белән тәэмин итүдә, сәүдә тармагында, җәмәгать туклану системасында эшләп лаеклы ялга чыккан бертөркем өлкәннәрнең күңелләре күтәренке иде.

Озак еллар баш бухгалтер булып эшләгән Әлфия апа хезмәттәшләрен тәбрикләп, күңелендәге ихлас теләкләрен ирештерде: “ Биредә ничаклы таныш йөзләр, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләрне кабаттан күрү – үзе шатлык бит ул. Күптән күрешмәгән элекке хезмәттәшләребез белән күрештек, сөйләшеп сүзләребез бетми. Бүген менә шушылай җыелуыбыз безнең әле киләчәгебез бар дигән сүз. Хәтерләрдә озак сакланырлык матур бәйрәм оештырганнары өчен без зур рәхмәтләребезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар, тыныч тормыш телибез", диде ул.

Элекеге хезмәттәшләрнең ихлас теләкләрен мәгариф ветераны Җәмилә Сибәгатуллина куәтләп дәртле җырлар башкарды, матур шигырләр укыды.

– Безнең барлыгы 250 пенсионерыбыз бар. Бүгенге бәйрәм чарасына бары 45 кеше генә килә алды. Алдагы көндә Чепья зонасындагылар өчен аерым бәйрәм оештырган идек. Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә килә алмаганнар өчен күчтәнәч-пакетлар өләшәбез. Бер генә өлкәнебез дә игътибарсыз калмаячак, – диде5 район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Хәйретдин Шәйхетдинов.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне