Бәйрәм дә юк, ял да юк. Сезон дәвам итә
Юллар идарәсе җитәкчесе Рәшит Ильясовның еш һәм яратып кабатлый торган бер җөмләсе бар. Менә бу юлы да, үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан коллективның алдынгы кешеләре турында язарга иде дигәч, "Минем бөтен егетләрем дә бик әйбәт. Кемне яздырырга да белмим. Алар бит барысы бергә бәйләнешкән, бригадалап кына да аерып булмый", - дип...
Асфальт заводы диюгә, инде күп еллар биредә мастер булып эшләгән, аның базасын ныгытуга, үстерүгә, әзер асфальтның сыйфатын яхшыртуга күп хезмәте кергән Газинур Ибраһимов күз алдына килеп басты. Эш барган участокларда, юлларда даими була, бик тә аралашучан Газинур хезмәткәрләре, коллективы, эшләре турында да яратып сөйли иде. Быел башка участокка күчкән икән, аның урынында ярты елдан артык эшләүче Нияз Хәбибуллин быел беренче чирканчыкны алган (дөрес, бу коллектив өчен чит-ят кеше түгел Нияз, моңа кадәр алты ел юл мастеры булып эшләгән). Яңгырлы җәй юлчыларны да хәйран борчыган, уңайсызлыклар, тоткарлыклар тудырган. Менә шуңа да көзге кояшлы, аяз көннәрне эшләп өлгерергә дигән эшләре, планнары байтак, бәйрәм алды күтәренкелеге сизелми, иркенләп сөйләшеп утырырга вакытлары да юк.
- Соңгы вакытта юлчыларга таләпләр бик артты, сыйфат мәсьәләсе бик катгый куелды, - ди Нияз. - Аңлашыла да инде, яхшы чимал, яхшы материал булмаса, яхшы юллар булмый. Бу уңайдан үзебездә махсус лаборатория булу бик отышлы. Лаборантыбыз Роза апа Кәлимуллина үз эшенең чын остасы, бик таләпчән дә. Егерме еллап эшли. Көн саен, иң беренче асфальт чыгуга, ул измәне-кушылманы (юлчылар телендә смесь дип йөртелә) карый, анализ ала. Үзгәртәсе булса, үзгәртелә. Җәелгәннән соң да проба алынып, лабораториядә тикшерелә. Сыйфат даими контрольдә димәкче булам. Безне күпләр сезонлы гына эшли дип уйлый. Дөрес, асфальт сезонлы гына чыга, әмма кыш буе барлык линияләр, җиһазлар ремонтлана, чимал ташыла. Быел, мәсәлән, Малмыждан гына да 80 мең тонна ПГС ташыган идек. Битумны да кышын Цызраньнан китереп бирәләр, алар цистерналарда саклана, Уралдан әле тагын асфальтка кушарга махсус вак таш кайтарыла. Тәүлегенә 500-700 тонна асфальт ясарлык ике заводыбыз бар. Аларга җиде оператор хезмәт күрсәтә. Төшке аш вакытында да туктамыйча, Никлолай Щербаков, Илнар Иванов, Фирдүс Исмәгыйлев, Солтан Хаҗиев, Фәнис Мөҗипов, Илнар Шәрәфиев, Марс Төхватуллиннар, бер-берсен алыштырып, иртәдән кичкә кадәр эшлиләр. Бездә эш сәгате иртәнге биштә, ә кайчакта, ашыгыч эш булганда, иртәрәк тә башлана әле. Операторлар да, шоферлар да шул сәгатькә җыйналып бетә.
Асфальт әзер булсын өчен унбиш-егерме минут вакыт кирәк икән. Берьюлы 15 тонна әзер була, машиналар җитешмәгәндә дә вакытны әрәм итмибез, бункерларга тутырып торабыз, диләр.
Бу коллектив быелгы сезонны 6 апрельдә башлаган. Шул көннән бирле инде 54 мең тонна асфальт эш бара торган участокларга озатылган. Чит кешеләр өчен барысы да шул берүк асфальт булып тоелса да, юлчылар аны өч төрле итеп җитештерә икән. Беренче кат, икенче кат өслек өчен һәм тротуарлар өчен дә катнашмаларның составы, пропорциясе үзгә була. Һәркайсы аерым әзерләнә. Берьюлы өчәр бригадага, өч тарафка асфальт җибәргән чаклары да байтак. Быел, мәсәлән, үзебездән тыш Кукмара, Арча, Саба, Нократ Аланында эшләгәннәр. Шоферлардан Рамил Гыйльмуллин, Мулланур Абдуллин, Сергей Гайсин, Илнар Мөхәммәтҗанов, Фидаил Фәләхиевлар коллективта иң тәҗрибәлеләре. Күп еллардан бирле төягечле тракторда эшләүче Мөдәррис Нәкыйповны да бер көн, бер минут тик тормый, ПГСларын, ташын да төйи, өя, әзер асфальтны бункерларга да тутыра, диләр. Хәер, биредә һәркем үз эшен сәгать кебек төгәл үтәргә күнеккән. Сезон башланганнан тәмамланганчыга кадәр ялсыз, бәйрәмсез, озынайтылган сменада, көйләп куелган конвейер кебек, эшлиләр дә, эшлиләр. Нәтиҗәләре булып, табадай шома юллар, уңайлы тротуарлар пәйда була. Ни генә дисәң дә, бәхетле халык бу юлчылар. Һәркайда көтеп алалар, күпме юлаучыга шатлык китерәләр... Рәхмәтле һөнәр бу...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев