Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чепьяларга кайткан идем… елап килдем

Чепьяга кунака кайттым. Биредә тудым, унынчы сыйныфны биредә тәмамладым. Авыл минем өчен бик якын, кадерле.

Чепьяга кергәндә мәһабәт чиркәү чаңнары каршы ала, зур, матур кибетләр, чиста урамнар, асфальт юллар. .. Авылның үзәге әнә шундый матур. Бөтен нәрсә җитеш, рәхәтләнеп яшә генә. Мәчеттән азан тавышы яңгырый. Урам буйлап үзем укыган, әтием эшләгән мәктәпкә таба юл алдым. Аңарчы хәзерге белем учагын һәрьяклап йөреп чыктым, хатирәләремне яңарттым, яшьлегемне искә төшердем. Мәктәп капкасыннан чыгуга, каршымда әтием лаеклы ялга чыкканчы эшләгән бина тора. Әтием биредә укучыларны авыл хуҗалыгы техникасы серләренә төшендерде, терлекчелектә савым аппаратлары белән эшләү тәртибен өйрәтте. Әлеге бинаны күргәч, күземнән яшьләр бәреп чыкты.
Ташландык бина, тәрәзәләре ватык, коймалары җимерек, чүп-үлән баскан... Мондый күренеш Чепьяның урта мәктәбенең, аннан да бигрәк авылның ямен ала. Бу бит Ленин урамында, кайчандыр бөек юлдашчыбызның исемен әле дә булса йөртүче урамда шушындый хәл... Шул арада баштан, бу кадәрле битарафлык булса булыр икән, дигән уй йөгереп узды. Җирле җитәкчеләр ничек күрми моны, район җитәкчеләре ник бер сүз дә әйтми. 1 сентябрьгә килгән укучылар ни уйлады икән моны күреп?.. Мин һич кенә дә бу хуҗасызлыкка түзалмадым, күренешне фотога төшереп алдым. Яраткан авылым Чепьяда кайчандыр кадерле булган мәктәпнең шушылай ямьсез торуы йөрәгемне әрнетте.
З.Галиева, Казан каласы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250