Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гармун моңнары яшьлеккә алып кайтты (+фото)

Куныр-Шода авылы өлкәннәре өчен "Өзелмәсен тормыш җырыгыз" дип исемләнгән бик матур ял кичәсе булды.

Бәйрәм Куныр-Шода авылы үзешчәннәре, Куныр урта мәктәбе укучылары, Куныр-Шода авылы өлкәннәренеңн чыгышы белән үрелеп барды. Илсөяр Закирова, Фәймә Зәкиева, Фәйрүзә Зәкиева, нурия Хәкимованың җырлауларын, Фәния Закирова һәм Зөләйха Габбасованың шигырь укулары, укучыларның дәртле биюләре алкышларга күмелде. Бәйрәмнең иң зур бүләге Шода авылы егете, жырчы Фаят Хәбибуллинның бәйрәмдә катнашуы булды. Өлкәннәр аның җырларын бик яратып тыңлады. Сандугач тавышына тиң моны белән һәркемне үзенә әсир итте. Өздереп гармунда уйнап өлкәннәребезне биетте. Куныр авылының оста гармунчылары, уңган егетләре Эльвир-Эльмир Зиатдиновлар залны гармун моңына күмде, олыларыбызны яшьлекләренә алып кайтты, дип хәбәр итә куныр авылыннан үз хәбәрчебез Гөлназ Шакирҗанова.



Гөлназ Шакирҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне