Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда чүп контейнерында яшәүче бомж: «Кызым: «Син безгә кирәкмисең», – диде»

Казанның Колхоз базары тирәсендә яшәргә җире булмаган кешеләр җыелып ята торган урын бар. Кыскача әйткәндә, бомжлар оясы.

Аларны анда ашаталар, киендерәләр, эш тә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Базарда сату итүчеләр: “Бушлай ашата башлаганнан бирле, бомжлар күбәйде генә”, – дип зарлана. Аның каравы урлау, тәртип бозу очраклары кимегән. Биредәгеләрнең һәрберсенең үз язмышы, китап язарлык тормыш тарихы.  

Александр Костенко Ростов өлкәсеннән. Күптән түгел аны “Новости Татарстана” тапшыруыннан да күрсәткәннәр иде. 61 яшьлек абзый чүплектә яшәргә мәҗбүр. Әфлисун төсендәге бер “Чиста шәһәр” контейнерыннан үзенә өй ясаган. Чүплек савыты төбенә чүпрәк-чапраклар тутырган, шунда кереп бөкләнеп йоклый, явым-төшеп булса,контейнерның капкачын ябып куя. Шулай алты ай гомер итә. Хыялы – туган ягына кайту, якыннары, хатыны, кызлары белән күрешү. Александр абзый елый-елый язмышын сөйли.

- Мин икенче ранглы капитан, хәрби, пенсиягә чыккач та Рязань өлкәсендәге училищеда психология фәнен укыта идем. Көннәрдән бер көнне кызым: “Әти, син безгә кирәкмисең”, – диде. Бу сүзләр йөрәгемне яралады,” – дип искә ала Александр абзый. Гаиләсен дә кисәтмичә, ул чегәннәргә ияреп эшкә киткән. Тегеләр булышкан өчен хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр, Александр абзый исә гаиләдәгеләрен акча белән сөендерергә уйлаган булган. Ләкин бар да башкача килеп чыккан.

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш