Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кемнәрдер пычратканны башкарма комитет хезмәткәрләре җыештырды

Чүпләгәнсең икән, җыеп ташлый да бел. Оялырга кирәк инде әзрәк. Шуннан өлкәннәр, балалар чишмәгә суга йөри.

Газетабызда да, социаль челтәрләрдә дә бу якшәмбедә Балтач бистәсенең өске урамнары башындагы табигать кочагын җыештыру планлаштырылган иде (Әхмәт Фәйзи, Рамил Фазлыев, М.Девятаев, Кол Шәриф урамнарының өске ягы). Әлеге ирекле өмәне, ул яшеллектәге шапшаклыкка, оятсызлыкка җаны әрнегән, шул якларда яшәүче Рамил әфәнде оештырып йөрде. Редакциягә керде, исполкомга барды. “Хезмәт” редакциясе өмәгә чакыру бирде, ә исполком хезмәткәрләре пәнҗешәмбе көнне үк, электр линиясендә эшләр булуга бәйле бистәнең үзәк урамында ут булмау сәбәпле, җыелышып, шул “Заготскот елгасы” дигән урынны җыештырып кайттылар.

Куак төбе саен диярлек салфетка, күңел ачканнан соң калган сок савытлары, бер тапкыр кулланган пластмасса тәлинкә-кашыклар, стаканнар... ниләр генә юк. Дөрес, коробкага тутырып калдыручылар да бар. Кем җыеп йөрергә тиештер аларны, анысы билгесез. Район башкарма комитеты хезммәткәрләре тырышлыгы белән әйләнә-тирәлек чистарды, бәлки хәзер пычратырга оялырлар. Ул кадәрле юеш салфетка белән нишләмәк кирәк? Чүпләгәнсең икән, җыеп ташлый да бел. Оялырга кирәк инде әзрәк. Шуннан өлкәннәр, балалар чишмәгә суга йөри. Җиләккә-гөмбәгә, гөлҗимешкә-баланга, һава суларга килүчеләр күпме?. Тапканнар ташлар урын. Табигатьне саклау, пычратму, ямьсезләмәү - һәрбер гражданның изге бурычы ләбаса. Инде үз бурычларыңны белергә вакыт. Яшел зонага якын килмә дигән кеше юк бит, бар да ирекле, шул ирекнең кадере генә юк. Инде чикләп, коймалап алсалар шул табигать почмагын, социаль челтәрләр буйлап китәр иде пычрак атулар.

Исполкомнар килеп җыештырмаса, бирегә беркем дә чүп җыярга килмәгән булыр иде. Чөнки берәү дә ризалык белдермәде, шалтыратучылар булмады, - ди Рамил Хафизов.- Инде хәзер ничек тә бүтән пычратуга юл куймауны уйларга кирәк: чүп савыты булса да куяргамы инде анда, видеокамера урнаштырып булмый ләбәса.

Район җитәкчелегенең Рамил әфәнде кебек чисталык өчен көрәшүчеләрнең фикер-тәкъдимнәрен күтәреп алуы шулай ук мактауга лаек.

Кеше пычрагын чистартуда чирканмый катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык