Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзебездән дә тора

Бистәбез халкы үзе табигать өчен көрәшә

Балтачыбызның яңа урамнары башында (Әхмәт Фәйзи, Рамил Фазлыев, М.Девятаев, Кол Шәриф, Сорнай һәм шул тирә урам башларында ямьле табигать кочагы- агачлыклар бар. Халык телендә “Заготскот елгасы” дип атала ул. Менә шул табигать кочагы бүгенге көндә бик аяныч хәлдә-чүп -чар белән тулган. Шушы көннәрдә редакциябезгә шул тирәдә яшәүче Рамил Хафизов керде.Рамил әфәнде халыкны табигать почмагын чистартырга чакыра.

- Шундый матур җирләр чүп белән тулып ята. Табигать кочагында ял итәргә килүчеләр әнә шулай чүп белән тутыра. Бергәләшеп шул территорияне җыештырып алсакмы дигән идем. Бу атнаның якшәмбесендә, иртәнге 10.00 сәгатьтә, чишмә тирәсенә җыелышсак әйбәт булыр иде.

Табигать-анага изгелек кылу, әйләнә-тирәлекне чиста тоту - ул безнең төп бурычларыбызның берсе. Рамил әфәндегә кушылып, үзебез яшәгән тирәлекне чистарту начар булмас. Әмма шуны да әйтәсе килә, кемнәрдер килеп бәйрәм итеп, елганы пычратып киткәннәр икән, инде бүтән бирегә килмәсеннәр, килгән очракта да артларыннан җыештырып китсеннәр иде. Бу күренешләр беркемне дә бизәми. Сезнең арттан Рамил әфәнде кебек патриотлар җыештырып йөрергә тиеш түгел. Рамил әфәнденең идеясен Балтач башкарма комитеты да күтәреп алды, капчыклар белән булышырга әзер икәнлеген белдерде. “Капчыкта хикмәт түгел, кеше кирәк монда чүп җыярга. Кеше, перчатка һәм теләк кенә кирәк”, ди Рамил әфәнде һәм үзенең телефон номерын да калдырды, җыештырырга килүчеләр 89172949379 номеры аша хәбәрләшә ала.

Әлеге изге нияткә чын күңелдән кушылсак иде, хөрмәтле райондашлар! Рамил әфәнде кебекләр күбрәк булсын иде арада.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык