Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куллар җитмәс хыяллар булмый

Үземне белә башлаган вакыттан минем башка балалар кебек буласым килә иде

Бу миннән булмый, дип кулны төшергән чаклар һәркемдә була. Тик язмам герое Рәзинә Төхфәтуллина тормышка икенче күзлектән карарга этәргеч бирә.

Рәзинә Балтач кызы. Гаиләдә көтеп алынган беренче сабый була ул. Утыруын, тәпи китүен, яшьтәшләре белән уйнап үсүен күрергә теләгән әти-әнигә көннәрдән бер көнне авыр диагноз – сезнең кызыгызда дцп дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Тормышның тез астына китереп сугуын яшь гаилә, әлбәттә, авыр кабул итә. Ләкин балалары өчен үзләрендә көч табып, Рәзинәнең сәламәтлеге өчен дип тырышып яши башлыйлар.

– Син мөкәйләмәдең, идән буенча тәгәрәп кенә йөри идең, – дип гел искә ала әни балачагымны. Үземне белә башлаган вакыттан минем башка балалар кебек буласым, алар белән уйныйсым килә иде. Тик балачагым да, үсмер елларым да ялгызлыкта үтте дияргә була.

Мәктәп яшенә җиткәнче үк мине иҗекләп укырга өйрәттеләр. Шундый авыр иде ул минем өчен, елап беткән чакларым да күп була иде. Мин яшьтәшләрем кебек мәктәпкә йөреп укый алмадым, Зөһрә Шаһиева өйгә килеп укытты. Үзем Балтач мәктәбендә белем алсам да, минем янга гимназия укучылары килеп йөри иде. Укытучылары Рәйсә Шакирҗанова ярдәмендә мин башка балалар белән танышып, алар белән аралашырга өйрәндем. Мин әле дә бик рәхмәтле аңа шундый мөмкинлек бүләк иткәне өчен.

Тугызынчы класстан соң укуымны дәвам итәргә теләп, Арча социаль белем бирү академиясенең банк эше факультетына укырга кердем. Төркемдәшләрем арасында мине төрлечә кабул итүчеләр булды, аны күрү бик авыр булса да, мин андый әйберләрне күңелгә якын алмаска өйрәндем. Хәлемә кереп миңа өйдән генә укырга да рөхсәт бирделәр, ләкин мин дәресләргә йөреп укуны кулаерак күрә идем.

Шунда укыган вакытта юридик белем бирү буенча безгә Алмаз Сәгыйтҗанов дигән укытучы керә иде. Минем шул юнәлешкә булган кызыксынуымны күреп, ул юридик факультетка күчәргә үгетләде, ә мин озак уйлап тормадым, күчтем. 2015 елда укуымны тәмамладым һәм башка төркемдәшләрем югары белем алырга юл тотканда мин тукталып калдым. Арылган иде.

Тик бу белем белән генә эшкә урнашып булмый, дигән уй тынгы бирмичә, 2017 елда мин яңадан укырга керү нияте белән яна башладым. Төрле уку йортларының юридик факультетларында уку шартларын, бәяләрен чагыштырдым һәм ТИСБИга тукталдым. Монда укырга керер өчен миңа бит иганәче кирәк, дип бер таныш юристка мөрәҗәгать иттем. Ул үзе янына чакырды һәм берничә кешегә шалтыратты. Шуларның берсе – шәхси эшмәкәр Раушания Хәйруллина минем укуымны түләргә ризалык бирде һәм ел саен миңа ярдәм итеп торды.

Ниһаять, мин быел югары белемле белгеч булдым. Шушы еллар эчендә миңа ярдәм итеп килгән, үзе дә авыру кыз тәрбияләүгә карамастан, мине үз канаты астына алган Раушания ханымга зур рәхмәтләремне ирештерәм, – дип тормышы белән таныштырып үтте Рәзинә.

Бүгенге көндә ул белеме буенча эш эзләү белән мәшгуль һәм шул ук вакытта башка юнәлешләрдә дә эшләп, үзенең хыялларын тормышка ашыра. – Моннан берничә ел элек миңа Арчадан бик кызыклы бер тәкъдим белән чыктылар. Элвин Грей лейблындагы артистларның концертларын рекламалау, аларга кеше җыю буенча. Булырмы икән дип кенә алынган эшемнең нәтиҗәләрен күрә башлагач, бик сөендем.

Хәзер мин Балтач кына түгел, Арча, Әтнә, Саба, Кукмара районнарында буласы концертларга да тамашачы җыям һәм әлеге эшне акча өчен түгел, ә күңел рәхәтлеге өчен башкарам. Яшүсмер вакыттан җырларын бик яратып тыңлаган ИлГәрәй белән дә уйламаган җирдән танышып, концертлар оештыруда ярдәм итеп, яхшы аралаша башладык.

Кайчандыр кулым җитмәс хыялым булган җырчы белән бүген якын дустым кебек аралаша алуыма мин әле дә ышанып бетә алмыйм. Аның ярдәме белән минем тагын бер буй җитмәс хыял тормышка ашты: балачактан ук шундый дәрәҗәле эстрада артисты белән бергә җырлау теләге бар иде, бу ел башында ул теләгем дә чынга ашты, бик зур рәхмәт аңа! Шулай ук 5 елдан артык студентларга ярдәм иттем, фәнни эшләр авторы буларак. Хәзер шул өлкәдә клиентлар белән эшләү буенча менеджер хезмәтен дә үтим.

Рәзинә, ә синең күңел түрендә генә йөрткән хыялың бармы, дип кызыксынам. – Минем диагноз белән каядыр бара, яңа җирләрне күрә алу ул тормышка ашмас уйлар кебек иде. Ләкин укырга теләгем көчле булу мине Казанга алып килде, андагы күп кенә матур җирләрне күрергә мөмкинлек бирде. Ә хәзер минем берәр чит илгә барасым, яр буендагы комга утырып, диңгез дулкыннарын күрәсем килә, – диде Рәзинә.

Әйе, диагнозына карап, минем мөмкинлекләрем чикләнгән бит дип ул өендә генә дә тора алыр иде. Тик тырышлыгы, максатчанлыгы белән ул барлык киртәләрне җимереп бара, үзе кебек башка егет һәм кызларга үрнәк күрсәтә.

– Бүгенге тормышымнан мин бик канәгать, янәшәмдә әнием Гөлнара, әтием Марсель, сеңлем Гөльяз бар.

Кайчандыр мин аны шигырь язучы хыялый кыз бала итеп кенә белә идем, ә бүгенге көндә ул сөйкемле, аралашучан һәм җитди шәхескә әверелгән. Үз алдына куйган максатларына ирешүе белән дә ул үзенең көчлелеген, нык булуын дәлилләде. Алга таба да юлларыңда бары тик яхшы күңелле кешеләр очрап, уй-хыялларыңа ирешергә насыйп булсын, Рәзинә.

Фото: Рәзинә Төхфәтуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хыялсыз кеше- канатсыз кош дилэр, хыяллар бу доньяда яшэргэ коч , рух бирэ , сокланырлык та шул бу кызга

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хыялсыз кеше- канатсыз Кош дилэр, хыяллар кешегэ яшэргэ коч, рух бирэ.Бу кызга сокланырлык,урнэк алырлык

      Теги: язмыш бала язмышы Рәзинә Төхфәтуллина