Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әни, пенсияң аз, мин сине карамыйм..."

44 яшьлек улы авыру әнисеннән баш тарткан.

Бу җан тетрәндергеч хәл Ленинград өлкәсендә булган. Бу хакта биредәге Картлар йортына эләккән пенсионер хатын-кыз "Правда.ру" басмасына биргән интервьюсында сөйләгән.

"Шундый картлыкта яшәрмен дип уйламаган идем дә. Берүзем улымны аякка бастырдым. Ирем җитди авырудан яшь чакта ук үлеп китте.

Хәзер үземә дә үләргә вакыт җитте кебек. Бер ай элек инсульт үткәрдем. Аякларым йөрми башлады. Улым мине үзенең фатирына алып китеп карар дип уйлаган идем, әмма минем өметләрем тормышка ашмады. "Пенсияң 20 меңгә дә тулмый, мин сине карамыйм", - диде.

Арытаба шушы Картлар йортына урнаштырды. Шалтыратып, хәлне дә белгәне юк. Нәнәем: "Үскәч, әни кирәкми инде ул", - дип әйтә торган иде. Бу сүзләр бик дөрес булып чыкты", - дип сөйләгән ул.

Журналистлар сүзләренә караганда, әлеге вакытта әби үзен яхшы хис итә. Сәламәтлеге дә яхшыра башлаган. Киләчәктә ул үз фатирына кайтырга хыяллана, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabai.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш өлкәннәр