Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ник рәнҗетәсең, балам?

70 яшькә җиткән ана балалары тәрбиясендә түгел, алардан куркып яшәргә мәҗбүр.

Лариса апа белән бер йортта берничә ел яшибез. Тыныч холыклы, артык сөйләшергә яратмаучы бу өлкән яшьтәге ана һәрвакыт елмаеп исәнләшеп уза. Җәен подъезд алдына чыгып, башка өлкән яшьтәге күршеләр белән аралашырга да вакыты юк аның, 68 яшьтә булуына кармастан һаман да эшли.

Бер көнне Лариса апа нишләптер ачылды. Елмаю артында, чыннан да, бик күп сагыш ята икән шул.

— Балаларымнан уңмадым, — дип сүзен башлады ул. — Ирем 36 яшендә эчеп үлде. Балалар бу вакытта мәктәптә генә укый иде әле. Бераздан икенчегә кияүгә чыктым һәм тагын бер малай тудырдым. Ул ирем белән 11 ел яшәгәннән соң аерылыштык. Улыбыз әтисе белән яшәргә булды. Мин һәм абыйсы, апасы белән бер бүлмәле фатирга яшәргә күчәргә теләмәде, — ди Лариса апа.

Лариса апаның улы өйләнеп хатыны белән озак яши алмый. Берничә елдан соң аерылыша алар. Әтисе кебек үк эчкечегә әйләнгән ирне хатыны өеннән куып чыгара. Вадим әнисе янына яшәргә кайта. Лариса апага тынычлык шунда бетә дә инде. Вадим һәркөн исерек, өйгә шундый ук дусларын алып килергә гадәтләнә, эшеннән китә. Берничә ай шулай дәвам иткәннән соң, ул троллейбус депосына эшкә урнаша, эчүен дә туктата. Хезмәт хакының яртысын әнисенә кайтарып бирә башлагач, тормыш берникадәр җайланган кебек була. Әмма бу шатлык та озакка бармый. Вадим янә шешәгә үрелә. Чираттагы бер кәеф-сафа корганнан соң, ир өйдәге бөтен җиһазны җимереп бетерә. Лариса апага хәтта полиция чакыртырга туры килә. Лариса апа улы турында хокук сакчыларына җиткергәч, ул, әнисенә үпкәләп, өйдән чыгып китә. Үзе кебек үк эчәргә яраткан дусты белән яши башлый. Әмма әтисе кебек үк эчеп, шулай ук 36 яшьтә вафат була.

Лариса апаның кызы Лена ире белән 4 кенә ел яшәп өлгерә. Кызы тугач, иреннән аерыла. Апа киявенә бер начар сүз дә әйтми, чөнки кызының начар холкын яхшы белә. Лена белән аерылышкач та кияве фатирга акча бирә. Бу авыр минутларда ничек кенә ярдәм итәргә тырышса да, кызы белән якыннан аралаша алмый. Лена бик тиз кызып китүчән, әнисенә дә авыр сүзләр яудыра.

Ел артыннан ел үтеп, Ленаның кызы да 17 яшькә җитә. Бер көнне ул картәнисенә килеп, әтисе янына яшәргә китәчәге турында әйтә.

Сәбәбе — әнисенең холкына башкача түзә алмавы. Әтисе дә кызының аның янына кайтуына сөенә. Үги әнисе белән дә уртак тел тапканнар икән инде алар.

Кызы әтисе янына күчеп киткәч, Лена да үз әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. Чөнки элекке ире башкача фатир өчен түләми.

Кызымның холкын яхшы беләм. Шулай да, кайтырга теләгәнен әйткәч, каршы килә алмадым. Нинди булса да, үз балам бит. Әмма мине нәрсә көтәчәген ул вакытта күз алдына да китерә алмаганмын, — ди Лариса апа.

Лена әнисенең фатирында үзен хуҗаларча тота башлый. Лариса апага кадерле булган әйберләрне чыгарып ташлый, өйдәге җиһазларны үзенчә алыштырып бетерә. Барысына да түзә ана, әмма кызының эчеп кайтуына йөрәге әрни. Тәүдә әнисенә күрсәтмәскә тырышса, соңрак аның алдында да эчә башлый. Хатын эчкәч тагын да агрессивракка әйләнә. Әнисен этеп җибәргән чаклары да булгалый, аны төрле сүзләр әйтеп рәнҗетергә дә тартынмый.

— Ярый әле эшен ташламый. Көндез һәрвакыт эштә ул. Аның ни өчен һәрвакыт ачулы булуын үзем дә аңламыйм. Төн буе йокламый, утларны кабызып куя. Ә миңа иртән торып эшкә барырга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, йоклап китәргә дә куркам мин. Ленадан әллә нәрсәләр көтәргә була, — ди Лариса апа.

Күптән түгел Лена әнисенә тагын бер шарт куйган. Хатын арендага гараж алган булган. Әнисеннән шушы гараж өчен акча түләтергә уйлый. Әгәр түләми икән, андагы барлык чүп-чарны өйгә кайтарачакмын, дип тә кисәтү ясаган. Әлегә Лариса апа моннан баш тарткан. “Ул инде бала-чага түгел. Ни өчен мин аның өчен түләргә тиеш?” — ди. Шулай да күзләрендәге кызыннан курку хисен яшерә алмады ул. Бер­никадәр вакыттан кызының бу таләбен дә үти башлар кебек.

Лариса апаның кече улы бүген Германиядә яши икән. Ул елына бер тапкыр булса да кайтып, әнисенең хәлен белә. Әлегә өйләнмәгән, шулай да очрашып йөргән кызы бар. “Инде ул балам тормышта үз урынын тапсын иде”, — ди әни кеше.

Лариса апаны бу сүзләрдән соң кызгандым. Чыннан да, гомер буе балалары өчен тырышкан ана алардан бер игелек тә күрмәгән. Баланы дөрес итеп тәрбияләү генә җитмидер шул. Һәркем үзе дөрес яшәргә тырышырга тиеш.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш