Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләр көне уңаеннан әтисезлек турында уйланулар - ИКЕНЧЕ КЫЙССА.

Бүген арабызда әтисен бер тапкыр да күрми яки хәтерләмәслек хәлдә яшь калган тулы бер буын яши.

Әйе, дөрес аңладыгыз: сугыш чоры балалары ул. Кем әнисе карынында, кем яңарак туып калган бу балалар гомер буе әтилеләргә кызыгып, икеләтә авырлык белән үсте, кимсенеп яшәде. Бу әрнүле юксыну хисе шулкадәр көчле була, бүгенгәчә гел янәшәләреннән атлый ул. Шуңа да алар әле дә бу хакта тыныч кына сөйли алмыйлар.Әтисен бер тапкыр күрми үскән, яшәгән бу балаларның кайберләре гомерләре буе “хәбәрсез югалган” әтиләрен эзләде, көтте...

Әтиләренең кайда күмелгәнен белгәннәре, олыгая төшкәч булса да, каберләрен күреп кайтып, җанына дәва тапса, кара кәгазь килгәннәре дә өметен өзмәде... Хәбәрсез югалганына җитмеш ел үткәч, эзтабарлар тарафыннан җәсаде табылып, моннан берничә ел элек алып кайтып күмелгән Яңа Салавычтан Билал абый Саттаровның кызы Гадения апа (шулай ук әтисен бөтенләй диярлек хәтерләми, карарга бер фоторәсеме дә калмады ичмаса дип, бүгенгәчә уфтанып яши) бүген, әнә, барып дога кылыр өчен кабере булды дип сөенә.

Шул ук Билал солдатны соңгы юлга озату чарасында катнашкан тагын бер сугыш чоры ятиме, бүген инде үзе дә мәрхүм Габделхак абый Латыйпов: “Әти кайткандай булды,”– дип, үзәкләрне өзгән иде. Чәчләренә чал кергән, үзе күптән әби-бабай булганнарга да әти бик кадерле икән шул диештек. Йөрәккә кан белән язылган әтисезлек дигән ачы яра һич төзәлми, димәк.

 

 

Дәвамы бар.

Әниләр көне уңаеннан әтисезлек турында уйланулар - Беренче кыйсса

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне