Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләр көне уңаеннан әтисезлек турында уйланулар - БЕРЕНЧЕ КЫЙССА.

Баксаң, бу егетләр сабый чакта ук әтиләре вафат булган, әниләре аларны берүзе үстергән икән, шунлыктан алар инде иртә кул арасына кергән, әниләренең төп таянычлары да, терәге дә.

Өйгә янкормалар эшләгән ел иде. Киров өлкәсеннән кайтышлый Казанда яшәүче дустым хәл белергә керде. Үзе генә түгел: энесе Сәлим, ике улы белән хезмәттәше дә бар иде. Килеп керүгә, теге ике студент егет бөтен төзелешне карарга тотынды. Стенаны нәрсә белән җылытканбыз, газ мунчасы эшләү өчен ниләр кирәк, бойлерны нәрсәдән эшләп була, җылылык системасына ничек тоташкан һ.б.

Үзләре генә карап калмый, әле әниләрен дә чакырып китерә: “Әни, карале, безгә дә шулай эшләргә кирәк”, “Әни, без дә шулай эшләрбез әле, яме”... Анысын – болай, монысын тегеләй итәргә кирәк дип мәш килделәр. Бездә дә, әзерләнгән табында да гамьнәре юк.

Без исә, шаккатып, аларны күзәтәбез. Сәбәбе азактан ачыкланды. Баксаң, бу егетләр сабый чакта ук әтиләре вафат булган, әниләре аларны берүзе үстергән икән, шунлыктан алар инде иртә кул арасына кергән, әниләренең төп таянычлары да, терәге дә. Казанда үз йортлары белән яшәгәнгә, йорттагы бар ир-ат эше дә алар өстендә булып чыкты. Менә шуңа да бу егетләрнең күзе ачык, алар барысын да күрә икән!

Әтисезлек бәласе, минәйтәм. Ә Сәлимнең, алардан шактый өлкән булып, гаиләле булса да, инде үзе әти булса да, бу төзелешләргә исе дә китмәде. Юкса ул да авылда, үз йорты, зур хуҗалыгы белән яши. Әмма тормыш йөге әле аның җилкәсендә түгел – әти-әнисе исән...

 

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне