Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәрнең көләч йөзе һәрвакыт балкып торсын!

Октябрьнең беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне белән истәлекле. Бүгенге көндә районыбызда 7735 өлкән кешебез бар. Алар арасыннан иң өлкән яшьтәгеләре – Түнтәр авылыннан 99 яшьлек Нина Зарипова һәм Иске Көшкәт авылыннан 97 яшьлек Петр Карабаев.

Бу көнне өлкән буынны – хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын, районыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне, якыннарыбыз һәм туганнарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Әлеге бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә тырыш хезмә-тегез, кешелекле булуыгыз, зирәклегегез өчен олы хөрмәтебезне бел-дерергә уңай мөмкинлек. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, күбегез яратып башкара торган эшен ташламады, районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуын, яшь буынны тәрбияләү эшенә үз өлешен кертүен дәвам итә һәм шуның белән яшь буынга күркәм үрнәк күрсәтә.

Хөрмәтле өлкәннәребез, заман авырлыкларына бирешмичә, илебез уңышы өчен көчегезне кызганмаганыгыз, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!

Кадерлеләребез, саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыныгыз өегезнең түрендә булсын!

Балтач бистәсендә гомер итүче Нурия һәм Нуретдин Галләметдиновлар язмыш дигән зур китапта кабатланмас үз тарихларын язып, бүгенге көндә мул тормышта бәхетле картлык кичерә. Балалары, оныклары, туганнары, якыннары өчен алар һәрвакыт үрнәк, ныклы терәк, ышаныч, олы киңәшче. Бүген инде балаларның һәммәсенең тормышта үз урыны. Рөстәме «Балтач газы» идарәсендә алыштыргысыз хезмәткәр, Резедасы Чепья хастаханәсендә баш табиб, Русланнары Казан шәһәрендә. Атна ахыры җиткән саен төп нигез оныкларның шат авазына күмелә. Аларга исә Нуретдин абыйның тальян моңнары кушыла. Иңнәренә килеп сарылган сабыйларны кочакларына алып сөйгән мәлдә үзләре дә сизмәстән нәтиҗә ясый: «Юкка яшәлмәгән». Балалар, кияү-киленнәр дә әти-әниләрен бик хөрмәтләп яши. Адәм баласы өчен моннан да олы бәхет була аламы?! Галләметдиновлар өчен бу көннәрдә икеләтә бәйрәм. Өлкәннәр көне белән беррәттән укытучылар бәйрәме дә көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе бу гаиләдә. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нуретдин әфәнде яшь буынны тәрбияләүдә  нәтиҗәле хезмәт куйган кеше. Аның эшен бүгенге көндә киленнәре Гөлназ дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән буын