Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сәламәтлек саклау» милли проекты Балтач районы территориясендә актив рәвештә тормышка ашырыла (фото)

Россия Федерациясендә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү — илебез хакимияте өчен өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора.

«Россия территориясендә яшәүче һәр граждан, үзе гомер кичергән җирдә, сыйфатлы медицина хезмәтләре алырга тиеш. Моның өчен төбәкләрдә беренчел звеноны модернизацияләүнең комплекслы программаларын гамәлгә ашыру төп максат», — дип белдерде Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты Балтач районы территориясендә дә актив рәвештә тормышка ашырыла. Проект кысаларында авылларда яшәүче халыкның сәламәтлек торышын кайгырту һәм саклау, яшәү рәвешен яхшырту максатыннан төрле эшләр тормышка ашырыла.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә, 2023 елда Иске Көшкәт авылында яңа заманча фельдшер — акушерлык пункты халык кулланылышына тапшырылды. Бүгенге көндә авыл халкы заманча җиһазландырылган һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтүгә тулы комплектацияле пунктның хезмәт күрсәтүеннән бик кәнәгать.

Авыл фельдшеры Екатерина Владимировна Тихонова сәламәтлекләренә зарланып мөрәҗәгать иткән авылдашларына да, төрле процедураларга йөрүче халыкка да уңайлы һәм санитария-гигиена таләпләренә туры килерлек бинада сыйфатлы хезмәт күрсәтә.

2023 елның әһәмиятле вакыйгасы буларак, Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан хупланган фельдшерлар ярдәмчеләре вазыйфасын булдыруда да районыбызда актив эш алып барылды. 40 райондашыбыз теоретик белемнәр һәм практик шөгыль алып фельдшер ярдәмчесе курсларын уздылар. Иске Көшкәт авылы фельдшеры ярдәмчесе Елена Михайловна Филиппова да бүгенге көндә хезмәткә керешеп, яңа вазыйфасына ияләшеп килә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек