Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су булмаса, көймә йөзә алмый

Соңгы елларда булган хәлләр безне уйланырга мәҗбүр итте. Дөрес яшибезме, әллә юкмы?

2020 елны матур гына башлап җибәргән идек, күз күрмәгән, колак ишетмәгән вирус чыгып, барыбыз да өйләребездә утырырга мәҗбүр булдык. Аллаһ Раббыбыз безгә уйланырга, төзәлергә, тәүбәгә килергә мөмкинлек һәм вакыт бирде. Кызганычка, без акны карадан, караны актан аера алмый торган хәләткә җиткән идек. Туганнар, күршеләр белән аралашу турында онытып, суга сусаган кешедәй, дөнья малын арттыру артыннан чаптык. Хәләлме, хәрәмме – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – акча, байлык, доллар, евро... Пандемия чорында өйдә утырганда без үзебезгә бик күп гыйбрәт алдык. Бу дөньяда ин зур байлык сәламәтлек, гаилә иминлеге икәнен анладык. Акча бөтен нәрсәне хәл итә дисәләр дә, малга ия булган кардәшләребезгә дә хаҗ сәфәре ябылды, мәчетләргә йөрү тыелды. Аллаһ безгә бу дөньяның бердәнбер хуҗасы икәнен исбат итте.

Әгәр дә без үзебез үзгәрергә теләмәсәк, ул безне үзгәртмәячәк. Үзебезнең нәфесебезгә ияреп, гөнаһларга баттык, гыйбадәтләребезне калдырабыз. Бу дөнья мизгел эчендә үтеп китәчәк, һәрберебезгә Аллаһ каршында җавап бирәсе булачак. Безнең тормышыбыз акыл белән нәфес көрәшеннән тора. Әгәр без акылыбыз белән нәфесебезне җиңсәк, без фәрештәләрдән югарырак дәрәҗәгә күтәреләбез, әгәр киресенчә булса, хайваннан да түбән дәрәҗәгә төшәбез. Күңел белән дөнья малын көймә һәм су белән чагыштырырга була. Су – дөнья малы, көймә – күңел. Әгәр су булмаса, көймә йөзә алмый, әмма су көймәгә керсә, ул бата. Шуңа күрә акча безнең кесәдә булырга тиеш, күңелдә түгел. Аллаһ һәркайсыбызга тәкъдирләнгән гомеребезне гыйбадәттә үткәреп, бу дөньядан иман белән үтүебезне насыйп итсен.

Илнур хәзрәт Әсхәт,

Шода авылы мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш коронавирус