Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сынаулардан торган ике ел ярым

Операциягә кереп алдыннан Илназ аякларымны тоймыйм, ди. Шулай тоела гынадыр дигән өметләр акланмый.

Күптән түгел Теләчедә үткән сәламәтлекләре чикле спортчылар арасында Татарстан беренчелегенә үткән кул көрәше ярышында җиңүчеләр арасында авылдашым Илназ Мәхмүтовны күреп, аеруча сөендем. Күз алдыбызда үскән бу егетнең соңгы ел ярым гомере гел көрәштән торса да, сер бирми, сынатмый. 2019 елның 5 август кичендә Балтач – Арча арасында булган коточкыч авариядән соң ул кичергән операцияләрне, реабилитация курсларын, бер адым алга, бер адым артка чигенешләрне, алар белән бәйле кичереш-сызлануларны искә алсаң, яшүсмер егетнең сабырлыгына, ныклыгына сокланып гаҗәпләнә торган.

Юкса, авария вакытында күзгә күренгән бердәнбер җәрәхәт – башындагы яра гына була. Аны теккәч, кинәт эче авырта башлый. УЗИ эчәклекләренә зыян килгән дип күрсәтә. Операциягә кереп алдыннан Илназ аякларымны тоймыйм, ди. Шулай тоела гынадыр дигән өметләр акланмый. Кызганычка, аркасындагы гематома аякларына  зыян китерә...

Алга таба исә озак вакыт хәрәкәтсез булган егеткә бер-бер артлы башка диагнозлар да куела: «непроходимость кишечника» дип тә операция ясыйлар, аягында барлыкка килгән тромбларны да дәвалыйлар. Шөкер, әлеге операцияләр уңышлы чыга: 15 килограмм авырлыгын югалткан Илназ акрынлап «сафка кайта». Шул көннән инде бүгенгәчә Илназ бер минут хәрәкәтсез тормый дисәң дә, ялгыш булмас. Ул үзе дә, әти-әнисе Илдар белән Альфира да бик тырыша. Һәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышып, түләүсез һәм түләүле бик күп реабилитация үзәкләрендә булдылар, өйләрендә дә махсус җайланмалар белән туктаусыз шөгыльләнделәр.

–Безгә авыр чакта бик күп кешеләр ярдәм итте. Авылдашлар, танышлар, бер белмәгән кешеләр акчалата да, киңәш-табыш белән дә күп булышты. Иске Салавыч үзешчәннәре – спектакль, улыбыз укыган лицей укучылары хәйрия концерты куеп, җыйналган сумманы, күрше авыл егетләре, хоккей ярышында бирелгән приз акчаларын җыйнап, улыбызга китереп тапшырдылар. Ул чакта югалып калмаска, нык булырга ярдәм иткән һәр кешегә без гомеребез буе рәхмәтле, – ди әнисе Альфира. – Аерым рәхмәтләребез улыбызның дусларына, сыйныфташларына. Алар аны ташламады, ялгыз калдырмады.

...Көтмәгәндә бу йорт ишеген районда кул көрәше тренеры булып танылган Фагыйль Гайнетдинов шакый. Илназ белән бушлай шөгыльләнергә теләвен әйтә. Риза булмыймы соң Илназ! Бик теләп, бик тырышып өйрәнә башлый. Нәтиҗәләр озак көттерми: беренче барган ярышта ук  Татарстан күләмендә беренче урынны ала!

–Рәсәй күләмендә Орел шәһәрендә үткәрелгән ярышка да барган идем, анда ир-атлар арасында көрәшергә туры килде, урын ала алмадым. Быел Татарстан күләмендә Теләчедә үткәрелгән ярышта беренчелекне алдым. Хәзер мин Яңгулга Ранил абый Сафиуллинга тренировкага йөрим. Рәсәй күләмендәге ярышка әзерләнәбез, – ди Илназ. Һәм: «Миңа ышаныч күрсәтеп, минем белән шөгыльләнгән Фагыйль абый белән Ранил абыйга бик зур рәхмәт»,  – дип өсти.

Илназ ирешкән уңышлар әле болар гына түгел: быел ул Казанда махсус кул белән идрарәгә көйләнгән машинада, 4 ай укып, өйрәнеп, имтиханнарын уңышлы тапшырып, права ала. Казанда кул белән идарәгә көйләтеп алалар да, бүген машинада йөри. Чавал авыл хуҗалыгы техникумына дистанцион укырга кереп, икътисадчы-бухгалтер белгечлеген үзләштерә.

Иң олы хыялың да чынга ашсын, уңышлар сиңа, авылдаш...
 

Фото: Илназ Мәхмүтовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш сәламәтлеге чикле кешеләр көне Илназ Мәхмүтов