Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимер атны иярләгән “Хуҗа”га да 90 яшь

Язылмаганнары белән ул илле елдан артык

 Смәел авылы юбилярларга бик бай. Декабрь аенда гына өч

мөхтәрәм авылдашыбызга 90 яшь тулды. Шуларның берсе, хәзерге вакытта

авылыбызның иң өлкән Аксакалы Нәкыйп абый Гариф улы Хуҗин. Нәкыйп

абый 1931 елның 11 декабрендә , матур кыш айларында Гариф бабай белән

Гөлсем әби гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Бу чор балаларына,

чын мәгънәсендә, утлар- сулар кичәргә туры килде. Алар кичергән иң авыр

сынаулар , сугыш елларына туры килә. Бу чор балалары, зур михнәтләр

күргән буын буларак, тарихка “Сугыш чоры балалары” булып кереп

калдылар. Әтиләре Гариф абый инде олы яшьтә булу сәбәбле сугышка

алынмый. Аңа авылда бик җаваплы иң авыр вазыйфаларны башкарырга

туры килә. Ул 1934, 1941-1945 елларда авыл советы рәисе булып та эшли. Бу

җырларга кереп калган “Уфалла” арбасын тартып, урман кисеп- “лаеш

шулпасы” эчеп үскән буын. Шундый зур тормыш сынауларын узгангадыр,

бу чор балалары беркайчан зарлануны белмичә, тормышның тәмен белеп ,

гел булсынга, алга карап яшәделәр. Нәкыйп абыйның хезмәт юлы да

соклангыч! Хезмәт кенәгәсенә язылган эш стажы гына да кырык биш ел

тәшкил итә, язылмаганнары белән ул илле елдан артык. Аның хезмәт

биографиясеннән чыгып, ул чорларның тулы бер тарихын язып булыр иде.

Һәм ул чын егетләргә генә хас.Нәкыйп абый иң авыр һәм хәлиткеч һөнәр

иясе – алтын куллы механизатор булды. Аның чишмә башы - армия

хезмәтендә вакытта Владивостокта укып, Белоруссиядә ике ел танкист (Т-34)

булып эшләүдән башлана. Аннан соң тыныч хезмәттә беренче “Колесный

трактор” (СХТЗ)ны иярләү(1949ел), бер ел шофер булып эшләү. Әлбәттә

безнең өчен ул утыз елдан артык иң авыр һәм җаваплы хезмәттә-ДТ ларда

(ДТ-54,ДТ-75) эшләп, тырышып иген иккән, кыш буе 100-120 чакрым

ераклыктагы Кировның “Плотбище”, “Дмитровка”, “Захватай” һ.б.

урманнардан колхоз һәм авыл халкы өчен урман ташыган , техникасын

кадерләп, саклап һәрвакыт төзек, чиста тоткан , яшьләрнең остазы булган

Нәкыйп абый -“Хуҗа” булып истә калды. Механизатор егетләр аның ике ел

гына булса да мастер наладчик булып эшләгәнен , һәрвакыт төпле

киңәшләрең белән ярдәм итүе сагынып искә алалар. Аларның күбесе аны

үзләренең укытучылары итеп саныйлар.Нәкыйп абыйның тырыш, нәтиҗәле

хезмәте күп кенә Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп

үтелде, “Ветеран труда”(“Хезмәт ветераны “) исеме бирелде. Ул бик азлар

гына лаек була торган, СССР халык хуҗалыгы күргәзмәсенең бронза медале

иясе дә. Нәкыйп абый гаилә тормышыңда да бик бәхетле “Аксакал”.

Авылыбызның үзеләре шикелле дәрәҗәле токымыннан булган Гөлҗиһан апа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән буын