Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төрмәгә киткәндә алты айлык күкрәк баласын алып калган туганнары: «Үзең генә еларсың, балаң караулы булыр»

Бу ябык иңнәргә күпме сынау туры килгәнен белсәгез иде …

Күрше авылда яшәүче элекке авылдашым, тугызынчы дистәне ваклаган Гөлфирә апа Мостафинаның һәрчак балкып, нур чәчеп торган йөзен күреп, таныш түгелләр: «Әйбәт сакланган. Тормыш юлы тыныч-имин булгандыр», – дип уйлап куяр. Бу ябык иңнәргә күпме сынау туры килгәнен белсә иде лә алар… Ул үзе дә: «Хәсрәтләрнең күп төрлесен күрдем, Аллаһы Тәгалә миңа аларны җиңеп чыгарга көч, сабырлык бирде», – ди.

Сугыш чоры баласы ул. Әтисе Йосыфның сугышка китүен дә, Суслонгер лагеренда җәфа чигүен, кулларын өшетеп, сугыштан бармакларсыз кайтуын да хәтерли. Өлкән кыз буларак, сеңелләре Гөлсирә, Рәсмияне карау да, өйдәге эшләрне эшләү дә яшүсмер бала өстендә була, өлкәннәр белән бергә кырга урак урырга, көлтә куярга да йөри. «Ул көлтәләр шулкадәр зур була иде, көчкә күтәреп куя идек. Кечкенә генә булсам да, эшкә бик батыр идем, Гөлфирә шуның кадәр урган, дип мактыйлар, башкаларга үрнәк итеп тә куялар иде әле», – дип искә ала ул.

Әмма бу сынаулар ил белән килгән сынаулар була. Аларны инде җиңдек, тормыш аз гына булса да уңайлана башланды дигәндә, Гөлфирәгә язмыш олы сынау әзерли. Күрше авыл егете Гасилга тормышка чыгып, уллары Наил туганга сөенә-сөенә туган авылында кибетче  булып эшләгән Гөлфирәгә нахак бәла ягалар. Янәсе, шушы авылның председателе Алексей Терентьев, завхоз әтисе Йосыф белән бер булып, аларга бушка ашарга-эчәргә биреп торган, дәүләт милкен әрәм-шәрәм иткән.

— Групповой суд булды. Аңа кадәр ревизия дә ясадылар, җитмәүчелегем чыкмады, аны исәпкә алмадылар, – ди Гөлфирә апа.

Алты айлык күкрәк баласын да жәлләмиләр. Гөлфирәгә – ике, әтисенә – алты, Алексейга 8 ел срок бирәләр. «Мин инде Наилне дә үзем белән алып китәм дип, юлга чыккан идем, иремнең бертуганы Навилә апа килеп: «Икегез бергә анда елап ятканчы, үзең генә еларсың, Наилең караулы булыр», – дип, баланы алып кайтып китте»…  – Күкрәк баласыннан аерылган ана ниләр кичергәндер дә, ачлы-туклы заманда алты айлык бала баккан әнисе ничекләр түзгәндер?!

— Әти дә, мин дә Казандагы кырыс җәзалылар утыра торган төрмәгә эләктек. Мин ашханәдә эшләдем. Шөкер, төрмә булса да, юлымда бик тә мәрхәмәтле кешеләр очрады. Алар мине бик жәлли иде булса кирәк, «сеңлем» дип кенә йөрттеләр. Зачет көне дигән әйбер бар иде, тырышып эшләгән, тәртип бозмаган өчен бер көн ике көнгә санала, шуның белән мине бер елдан чыгардылар. Әти дә, Алексей абый да сроклары беткәнче утырмадылар. Шунысы гына әле дә күңелне әрнетә: судта авылдашларым мине якламады, күрше кызлары, кигән күлмәкләремә кадәр гаепләп, шаһит булды. Шөкер, аннан кайтканнан соң бу «эш» тормышыма зыян салмады. Гомерем буе балалар бакчасында эшләдем, балаларны бик ярата идем, алар да мине яратты дип беләм. Әле дә шул бакчага йөргән балалар – инде пенсия яшенә җиткән булсалар да: «Гөлфирә апа», – дип әллә каян якын итеп эндәшәләр. Авыл халкы бик хөрмәт итә үземне. Авырый гына күрмә, диләр. Әлхәмдүлилләһ, шуларның хәер-теләкләре белән, шушы яшемә җитеп, авырып, хастаханә юлларында йөрмәдем…

Ничә еллар инде ике авылга абыстай булып хезмәт куя, мәет юу, озату йолаларын башкара Гөлфирә апа. Ихластан тырыша, һәркемгә – олысына, кечесенә тиешле сүзләрне әйтә, таба белә, шатлык уртаклашырга да, кайгы-хәсрәт бүлешергә дә беренчеләрдән булып килеп җитә ул. Үзе күп хәсрәт күргәнгә, башкаларга бирер киңәшләре бар.

Яшьтәшем – курчак кебек матур, искиткеч сөйкемле, йөзендә һәрчак елмаю булган (ул безнең хәтерләрдә әнә шундый матур булып саклана, колагындагы тамчылы алкасына кадәр күз алдында) Вәсиләсенең алтынчы сыйныфны тәмамлаган елны суга батып үлүе  (капкадан чыгуга зират, ана йөрәге ни хәлләр чыдады икән?!),  ире Гасил абыйның 60 яше тулган көннәрдә вафат булуы, кызы Зөлфиянең чәчәктәй чагында ике кечкенә бала белән тол калуы дисеңме… Бу йөрәк барысын да үз эченә сыйдырган. Аңа әле үз хәсрәтләре генә түгел, башкаларның борчуы, зар-моңнары да сыя. Аңардан кеше өзелми, киңәш-табышка да, хәлен белергә дә килеп торалар. Балалары, оныклары, туганнары да бу йортка эзне суытмый. Һәркем өчен капкасы ачык, һәр кешене якты йөз белән каршы ала, капка төбенә кадәр чыгып, хәер-фатиха биреп озатып кала ул.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш