Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укымый калмадыгызмы?: “Ат кебек җигелеп эшләгән кешеләр”

Таузар авылында яшәүче 90 яшьлек Гыйззәтуллина Әминә Кәрим кызы әнә шундыйлардан.

Кызлары язган хатта Әминә апаның язмышы ярылып ята.

“Әниебез 1931 елда Таузар авылында дөньяга килә. Балачаклары булды микән, ул турыда әнинең бик сөйләгәне булмады. Аңа 10 яшь булганда сугыш башлана. Бабайны сугышка алалар, берсеннән-берсе кечкенә 4 бала кала. 1942 елның гыйнваренда 5нче бала дөньяга килә. Тик кыска гомерле була. Кыр эшеннән кайта алмаган әби янына баланы әни басуга ашатырга алып йөри. Бала авырый башлагач, аны күрше авылга фельдшерга алып бара.

1942 нче елның җәй ахырында инде 11 яшьлек әни уракка чыга. Казаннан җибәрелгән уполномеченный, исе-акылы китеп, арыш камылы кадәрле генә беләкле кечкенә буйлы кызның урак уруын сөйли. 1942 елның октярендә бабайның сугышта хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Гаиләдә олы бала булган әни әбинең төп терәгенә әверелә. Җәен, көзен басуда эшлиләр. Фермада сарыклар караган әнисенә дә булышырга кирәк. Сугыш барса да мәктәптә укулар туктамаган. Балаларга берәр сынык ипи бирәләр, он туглап, бераз бәрәңге салып, аш пешерәләр.

Кайсы елны икәнлеген төгәл генә белми, авызына теш чыкканнан дип әйтә, әни фермада сарыклар карый башлый һәм пенсиягә чыкканчы бозаулар карады. 1964 елда әни Таузар егете Әсхәдуллага кияүгә чыгып, 2 кыз, 1 малай үстерделәр”.

Әби матур, бәхетле гомер кичерә, улы Әнәс янәшәсендә, кызлары Әнисә белән Наилә гел килеп, хәлен белеп торалар. 90 яше тулган көннәрдә район җитәкчелеге дә килеп котлады үзен, иңнәренә ак шәл яптылар, җирле җитәкчеләр дә тәбрикләде.

Төзек, матур йортта, туганнары белән аралашып, улының игелекле, тәүфыйклы бала булып үсеп, үзен багуына куанып, кызларының рәхим-шәфкатенә кинәнеп яши бирә Ана. Нинди шатлык район җирендә мондый бәхетле аналарны күрү!

Бәхетең дәвамлы булсын, Әминә әби! Картлыкта да бәхет бик кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш 90 яшьлек олуг юбилей өлкәннәр