Үземнән соң дәвамчылар калдырасым килә
Утыз ел гомерен башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренә багышлаган Азат Галиәхмәтов турында ишетеп кенә түгел, ә күреп беләм. Авылыбыз Кенәбашта үрнәк кеше ул. Укытучы булудан тыш укучыларны музыка серләренә өйрәтә, күрше мәктәпләргә йөреп эшләргә дә вакыт таба, авыл зиратын тәртипләп тору эшен дә башкарып килә, гаиләсендә үрнәк ир һәм әти дә.
Кенәбаш башлангыч мәктәбендә 1993 елдан эшли башлаган ул. Шушы еллар эчендә Азат Мансурович бер дә үзгәрмәде кебек, ул һаман да шул салмак адымнары белән мәктәпкә бара, концертлар вакытында гармун-баяннар белән авылдашларны җырлата һәм үзеннән соң дәвамчылар калдырырга дигән максат белән яши.
«Укытучылык һөнәренә кереп китүнең сәбәбе үземдә түгел, минем андый хыялым юк иде, бу кызыксынудан гына кереп кителде, күпмедер әни дә этәргеч булды. 8 сыйныфны тәмамлаган елны Арчага документларны тапшырып, имтиханнарны уңышлы биреп, мин студент булып куйдым. Укый башлагач студент тормышы бик ошады, аннан кайтып китәсе килмәде. Укып чыкканнан соң бүленеш буенча мине Казанга яки Балык Бистәсенә дип билгеләделәр. Ләкин минем алай еракка китәсем килмәде, үземнең туган авылыма кайтуны сайладым. Яшь вакытта эшкә караш бертөсле булса, тора бара инде уй-фикерләүләр үзгәрә. Балаларны укытып кына түгел, ә үзем уйный белгән уен коралларында уйнарга өйрәтәсе, үземнән соң дәвамчылар да калдырасым килә. Үземнең инде музыка коралларына тартылуым кечкенә чагымнан башланды. Өйдә мин кечкенә чакта ук бер гармун бар иде, аны авылдашыбыз биргән иде бугай. Уйный белмәгән килеш өйдәгеләрнең минем уйнаганны тыңлап та утырасы килмәгән чаклары була иде, ул вакытларда салкын мунчага төшеп уйный идем. Әни китапханәче булып эшләгән вакытта аның белән эшкә килә идем дә, шунда торган иске баянда күтәрә алмау сәбәпле идәндә торган килеш кенә тарткалап уйный идем һәм шул вакытта баянда да уйнарга өйрәнеп киттем. Без яшүсмер чакта әле магнитофоннар юк иде, үзлегемнән өйрәнә торгач, мин классташларны төрле бәйрәмнәрдә биетер дәрәҗәдә дә уйный ала башладым. Арчада укыган чакта һәрбер студентка бер уен коралында уйнау мәҗбүри иде, я фортепиано, я баян һәм шунда дүрт көй уйнарга өйрәнергә тиеш идек. Мин баянны сайладым һәм Айдар Фәйзрахмановның абыйсы Марсель Фәткрахманович кул астында белем алдым. Егетләр ансамбленә дә йөрдем, баян дәресләрен дә аннан алдым. Анда баянда оста уйнарга артык өйрәндем дип әйтә алмыйм, чөнки алгы планга гел ансамбль эшчәнлеге чыга иде. Кенәбаш мәктәбенә кайтып эшли башлагач, репертуар кирәк булгач, кайда газетадан, кайда журналдан нота белән чыккан җырларны туплый башладым. Аннан шулар белән кызыксынып, нотадан уйнарга да шомарып киттем. Алай да мин үземне оста баянчы дип тә, гармунчы дип тә санамыйм. Еллар үтү белән укучыларны төрле конкурсларга әзерли башладым. Тәҗрибә туплана-туплана тырышлыкларның нәтиҗәләре дә күренә башлады һәм мин әзерләгән укучылар да төрле конкурс, бәйгеләрдә урыннар алуга ирешә башладылар.
Кечкенәдән гармун белән кызыксынып китсәм, аннан баянга күчтем бит инде, Арчада укыганда тулай торакта бергә яшәгән иптәшем курай тотып кайтып, уйный беләсеңме, дип сорады. Аңарчы бер дә тоткан уен коралы булмаса да, көй чыгарып карадым да, була икән дип уйладым. Ләкин шуннан артык кызыксыну булмады. Еллар үткәч кенә мин ул уен коралына кире әйләнеп кайтып, укучыма «Әпипә» белән «Туган тел» көйләрен өйрәтеп җибәрдем һәм башлангычы да шул вакытта булгандыр инде аның. Аннан берара балаларны музыкаль инструментларда уйнату тукталып торды һәм шушы соңгы ун елда мин бу эшчәнлек белән яңадан шөгыльләнә башладым. Чөнки уйлап карагач, миннән соң уйнарга өйрәнүчеләр юклыгын аңладым. Бер гармунчы да, баянчы да юк дип кызыксынып китеп, интернеттан иске гармун һәм баяннар сатып ала башладым. Аларның саны шактый җыелды. Укучыларга да өйрәттем, ләкин башлангыч мәктәпне тәмамлап, урта мәктәпкә күчкәннән соң дәвам ителмәве күңелне төшерде һәм мин курайга күчтем. Ул балаларга уйнарга да җайлы инструмент. Аны да шулай ук интернеттан сатып ала идем, берәмләп җыя торгач унбишләп булдылар алар. Хәзер инде бәрмә уен кораллары да, кашыклар да бар, ел да яңартып, яңарыш кертеп торырга тырышам. Узган ел Кенә мәктәбендә уен кораллары түгәрәге дип сорагач башлап җибәргән идем, ел башында егермеләп бала йөрсә, ел ахырына унбишләбе калып, алар белән матур гына эшләгән идек. Быел әти-әниләрдә теләк булса, тагын шул түгәрәк эшчәнлеген дәвам итәргә дип уйлыйм. Шулай ук атнага бер көн Таузар мәктәбенә төшеп музыкадан дәрес бирәм», – дип хезмәт юлы белән таныштырды әңгәмәдәшем.
2016 елда авыл җыенында Азат Мансуровичны зиратны карап торучы итеп сайлап куйдылар. Шуннан соң ул зиратка тәртип кертү өчен зур көч куйды, язын-көзен өмәләр оештырып, авыл кешеләре ярдәме белән агачлар кисеп, җәйләрен печәннәрне чабып, үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкарып килә. Шул ук вакытта авылга кергән урындагы тау асларын чабып та, тигәнәккә баткан җирләрне ялт иттерде ул.
Азат абый тормыш иптәше Энҗе апа һәм бертуганнары ярдәмендә матур йорт эшләп чыктылар, өч балага гомер бүләк итеп, аларга үз үрнәкләрендә хезмәт тәрбиясе бирделәр. Бүгенге көндә олы уллары Ирбулат инде гаиләле, Бәхтияр Казанда белем ала, ә төпчек кызлары Асылъяр Кенә мәктәбендә укый.
Кем белән генә сөйләшсәң дә Азат Галиәхмәтов хакында үз фикере булган, алдына куйган максатка ирешүче, авырлыклар алдында куркып калмый торган кеше ул диләр. Андый кешеләр күбрәк булса, дөньяда барысы да яхшы булыр иде дигән фикерләрен җиткерүчеләр дә бар. Еллар эчендә киртәләр очрамый тормагандыр, әмма күпбалалы гаиләдә кечкенәдән кул арасына кереп үскән Азат абый өчен алар бервакытта да хәл итмәс мәсьәләгә әйләнмәгән. Бүген дә ул тирә-ягындагы укучыларының уңышларына гына сөенеп калмый, ә гаилә кора алмыйча йөргән егет-кызлары өчен дә борчылып яши. Минем эшләп бетермәгән эшемме бу дип. Уйлар күңелгә тулганда Азат абый музыка коралларын кулына ала, чөнки җанын биреп уйный торган эше ул аның. Ә укытучылык һөнәрен ул юкка гына сайламаган, анысын инде ул эшендә ирешкән уңышлары белән дә дәлилләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев