Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь профессионаллар ярыша

7-9 апрель көннәрендә Казанда 56 компетенция буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Ачык төбәк чемпионаты узачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев сөйләде.

Чемпионат кысаларында 454 конкурсант ярышачак, шул исәптән Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 100 гә якын конкурсант. Аларның осталыгына 380 эксперт бәя бирәчәк.
Чемпионат ярышлары "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге мәйданында үтәчәк.

Барлык һөнәрләр 6 эре блокка бүленә: төзелеш, сәнәгать, IT, хезмәт күрсәтү өлкәсе, гражданнар транспортында эш, иҗат һәм дизайн. Шулай ук, чемпионат кысаларында, төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар көч сынашачак.

Республика чемпионатында катнашучылар 2 этапта сайлап алынган - беренчесе - көллият эчендә, икенчесе - махсуслаштырылган компетенцияләр үзәгендә. 2015 нче елның октябреннән 2016 нчы елның апреленә кадәр махсуслаштырылган компетенцияләр үзәкләре базасында киңкүләм һөнәрләр буенча 24 челтәр чемпионаты һәм барлык һөнәрләр буенча 283 көллият эчендәге чемпионатлар уздырылган. Барлыгы 10 меңгә якын укучы үзен төрле һөнәрдә сынап караган, иң-иңнәре республика этабына сайлап алынган.

"Хәзер чемпионатны үткәрү буенча оештыру эшләре тәмамланып килә. Катнашучыларның һәм экспертларның Универсиада авылына урнаштыру һәм аларны Теннис академиясендә ашату, трансфер мәсьәләләре хәл ителгән", - диде министр урынбасары.

Чемпионат ярышлары "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге мәйданында үтәчәк. Чара тантаналы төстә 7 нче апрельдә ачылып, 9 нчы апрельдә "Пирамида" концертлар залында аны ябу һәм бүләкләү тантанасы көтелә.


Чыганак: tatar-inform


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250