Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәк түребездән мәңге китмәссең

Чәчәкләр уртасындагы парлап утыра торган эскәмиядә синең урының буш... Әниебезнең элек нурлар чәчеп торган күзләрендәге моңсулыкны күреп үзәк өзелә. Йөрәк түребездән мәңге китмәссең, әти.

Җәйнең иң эссе, кояшлы көннәренең берсе – 19 август көнне гаиләбез күген кара болыт каплады: әтиебез Яков Константинов кинәт булган каты авыруының 21нче көнендә, үзәкләрне өзеп, безнең арадан мәңгелеккә китте.

Әтиебез 1933 елның 5 ноябрендә Дорга авылында туган. Пыжмара урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, «Активист» колхозында кортчылык бригадиры булып эшли, шуннан хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядән соң, 1957-1958 елларда Свердлов өлкәсендә заводта эшли, соңрак Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, галим-агроном белгечлеге ала. 1963-1966 елларда Киров өлкәсенең Малмыж районында баш агроном, соңрак Киров исемендәге күмәк хуҗалыкта партия оешмасы секретаре булып эшли.1966 елда «Яңа тормыш» колхозының  ул вакыттагы җитәкчесе Т. Зарипов аны колхозга баш агроном итеп чакыра. Доргага кайтып йөрергә якынрак булыр дип, әти ризалык белдерә. 1966 елның октябреннән башлап, әтиебез 30 ел гомерен «Яңа тормыш» колхозында иген уңышын арттыру, колхозның экономикасын күтәрүдә армый-талмый хезмәт итә. Таләпчән, туры сүзле булуы, ялагайлануны, ялганны яратмаганы өчен бөтен авыл халкының хөрмәтен яулый. Колхоз ул елларда иген һәм бәрәңге уңышы буенча югары күрсәткечләргә ирешә. Ул – районда югары белемле беренче игенче. Аның тырышлыгы белән «Яңа тормыш» колхозы ул заманда районны югары сортлы орлыклар белән тәэмин итүче бердәнбер хуҗалык була. Орлыкларны Мәскәүдән почта аша кайтарып, башта үз хуҗалыгында үрчетеп, башкаларга тарата. «Яңа тормыш» колхозы ул елларда сабан бодае, арпа, борчак, виканың мул уңыш бирә торган югары репродукцияле орлыкларын үрчетеп сатып, хуҗалык кассасына күп акча кертә. Район өчен ашлама сорап СССР Авыл хуҗалыгы министрына кадәр керә ул. Баш агроном булу белән беррәттән, бригада парткомы, пропагандист, механизаторлар укыта, депутат...

Әтиебез СССР ВДНХсының бронза медале, «Аеручы хезмәт күрсәткән өчен» медале, күпсанлы мактау таныклыклары, значоклар белән бүләкләнгән. 1982,1986,1992 елларда районның иң яхшы агрономы исемен яулап, фотосы районның Мактау тактасына куела. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге зур казанышлары өчен Татарстан Республикасының атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелә. Пенсия яше җиткәннән соң үз эшен яшь агрономга тапшыра. Аны ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлыйлар. 80 яшен кадәр ул төгәллек, егетләрчә җитезлек белән шушы эшне башкара.
Гаиләдә дә ул безнең өчен үрнәк әти, чын гаилә башлыгы, әниебез өчен ышанычлы ир, барыбызга да ныклы терәк булды. Әниебез белән 53 ел тату, матур, тигез гомер итеп һәркемне сокландырырлык итеп яшәделәр. Безгә – өч кызларына югары белем алырга мөмкинлек тудырдылар. Әтиебезнең беребезгә дә беркайчан да тавыш күтәргәне булмады. Балачагым бик бәхетле үтте. Өйдә беркайчан да гайбәт сөйләшмәделәр, әмма кечкенә чагымда ук, колхозның кайсы басуында нинди иген үсүен, аннан күпме уңыш алынуын, севооборотның нәрсә икәнен (кайсы культура артыннан икенче елда нинди культура чәчәргә яравын) бик яхшы белә идем. Уңыш җыю чорында, иртә таңнан эшкә киткән әтием, комбайнчыларны өйләренә озатып, ындыр табагындагы көндәлек кайткан ашлыкны барлап, төнге 12дән соң гына арып-талып өйгә кайта иде. Ул чорларда хәзерге кебек көчле техника юк иде шул әле. Иген уңышының һәр бөртеген түкми-чәчми җыеп алу өчен тырышты ул.

Бүгенгедәй хәтеремдә, әти эштән шау итеп «Хәерле кич» дип кайтып керә иде. Беркөнне ул бик күңелсез кайтты. Әниебезнең «Нәрсә булды, әтисе?» дигән соравына әти «Бер басуны боз сукты, ә без аннан иң югары уңыш көткән идек» дип җавап бирде һәм күзләреннән яшь тәгәрәп төште. Күз яшьләре... Нинди ачы һәм әрнүле иде алар. Шунда мин әтиемнең үз эшенә ничек бирелгән булуын, аның чын җир кешесе икәнлеген тагын бер кат инандым. Бу әтиемнең мин күргән беренче һәм соңгы күз яшьләре иде. Бик нык һәм бик көчле булырга, авырлыкларга бирешмәскә үз үрнәгеңдә өйрәттең син. Хезмәт кешесен хөрмәт итәргә өйрәттең. Тырышып эшләгән колхоз хезмәтчәннәрен бик хөрмәт итә идең. Ул килеп безне икмәкле итте дип искә алалар сине өлкәннәр. Синең хезмәтеңә иң югары бәя бу!

Әниебезне, әби-бабаларыбызны, туганнарны бик хөрмәт иттең. Авырып урын өстенә егылган әбине Доргадан алып кайтып, әни белән тәрбияләп соңгы юлга озаттыгыз. Ә аннан соң, әниемнең әти-әнисен алып кайтып, соңгы көннәренә кадәр тәрбияләдегез. Авыру әбиебезне үз кулларыңа күтәреп мунчага йөртүләрең күз алдымда.

Безгә дә, оныкларыңа да  һәрчак терәк булдың, акыллы киңәшләреңне бирдең. Гомеребез буе рәхмәтлебез сиңа, әти. Гаилә бәйрәмнәрендә, Сабантуйларда тальян алып матур көйләр суза идең, бигрәк тә Дорга көен. Быел Сабантуйга да, Дорга көненә дә тальянсыз бардың. Никтер уйныйсым килми дидең.

Шундый җитез, көчле рухлы идең, әти, ләкин кинәт булган көчле авыру аяктан екты сине. Урын өстендә ятканда да сиңа эшләгән һәрбер  хәрәкәтебез өчен аркабыздан сөеп рәхмәт белдердең, сөйләшә алмасаң да. Соңгы сәгатьләрең якынлашканда әниебезнең чәчләреннән сыйпавың хушлашуың булган икән әти. Ә миңа төбәлгән күз карашың... мәңге күз алдымнан китмәс. Барыбыз да сәламәтләнүеңне көткән идек, ләкин аяусыз үлем сине гөрләп торган түгәрәк тормышыбызны китеп, безнең арадан алып китте. Китмә, әти, ташлап китмә мине! Ышанмыйча күзләреңне ачуыңны көттем. Әмма могҗиза булмады... Җәйнең иң эссе көне 20 августта җир үзенең яраткан улын куенына алды. Пәнҗешәмбе вафат булып, җомга көнне җирләнгән кешене изге кеше, диләр. Чын изгеләрдән идең син, әти бәгърем!

Сине озатырга килгән барлык кешегә, районыбызның барлык агрономнарына, хезмәттәшләреңә, туганнарга, дусларга, кода-кодагыйларга олы рәхмәтләребез.

Басуларың сине туган авылыңа мәңгелеккә озатып калдылар.

Хуш, әтиебез... Бу сүзләрне әйтергә әле дә тел бармый. Юк, ышанмый күңелебез, ышанмый! Яшеллеккә төренгән, уртак көчегез белән җиткерелгән йорт-җирләр, шау чәчәккә күмелгән иркен ишегалды... Тынлык... Синең көр тавышың, яңгыратып көлеп җибәрүең җитми, әти. Чәчәкләр уртасындагы парлап утыра торган эскәмиядә синең урының буш... Әниебезнең элек нурлар чәчеп торган күзләрендәге моңсулыкны күреп үзәк өзелә. Йөрәк түребездән мәңге китмәссең, әти. Ирексездән аккан күз яшьләрен туктатырга көч бирсәң иде. Кызым, хәлләрегез ничек дип каршы алып, иңнәремнән кочмассың, Казаннан кайтучы апаларымны каршы алырга да ашыга-ашыга чыкмассың инде... Хуш, әтиебез! Тар каберләрең киң, урының оҗмах түрләрендә булсын. Амин.

Әниебез, өч кызың, өч киявең, алты оныгың, биш оныкчыгың исеменнән кызың Римма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш әтиебез рәхмәт сүзләре якты истәлеге