Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилее безнең мөдирнең!

Көзләр җир йөзенә муллык, бәрәкәт кенә алып килеп калмый, холкы белән үзенчәлекле, хезмәте белән күркәм шәхесләр дә тудыра. Сүзебез Балтач бистәсендә урнашкан 2нче номерлы балалар бакчасы мөдире Лилия Гаденнан кызы Хәкимова турында.

Лилия Гаденнановна безнең җитәкчебез генә түгел, киңәшчебез дә, яклаучыбыз да. Менә 10 ел инде ул бакчабызның элгәре данын саклап калу юнәлешендә хезмәт куя, тәрбия өлкәсенең заманга яраклы алымнарын үзләштерү, аларны бакча эшчәнлегендә актив куллану өстендә эшли.

Лилия Гаденнановна Балтач авылы кызы. 1967 елның кояшлы, ямьле иртәсендә дөньяга килә. Балтач урта мәктәбендә белем ала, мәктәпне Алтын медальгә тәмамлый. Аннан Алабуга дәүләт педагогия институтына керә, туплаган белемнәрен туган ягыбызның мәгарифен үстерүгә багышлау ниятеннән, Балтачка кайта. Хезмәт юлын хәзерге вакытта үзе җитәкчелек иткән бакчадан башлый. "Салават күпере" дигән исеме белән абруй казанган бакчада биш елга якын тирәсе эшләгәч, Балтач гимназиясенә педагог-психолог булып билгеләнә. Тәрбия, белем бирү, психология өлкәсендә дипломлы белгеч буларак, Лилия Гаденнановна балалар тәрбияләүгә аеруча да сак карый торган шәхес, әти-әниләр белән уртак фикергә килеп, аңлашып эшләве, аларның мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тырышуы, һәр мәсьәләгә дә дипломатларча карашы, фикер-холыкларга яраклаша белүе алган белемнәренең юкка түгеллеген дәлилли. Коллективка карата булган таләпчәнлеге, җитдилеге дә аның нәкъ тә менә эшчәнлегебездә төп фактор булып торган - балалар тәрбиясенә корылган. Һәм без моны яхшы аңлыйбыз, "бездә тырыш тәрбиячеләр, фидакарь хезмәткәрләр эшли" дигән бәяләмәсен ишетеп куанабыз. Әнә шулай, җитәкчебез белән бер уйда-максатта эшләү нәтиҗәсендә быел Билингваль конкурста да җиңеп чыктык.

Хезмәт юлын балаларга багышлаган Лилия Гаденнановна үзе дә тормыш иптәше Фәрит Филсурович белән бер ул һәм бер кыз үстерде. Тыйнак кына барган гаилә тормышында үскән егет югары белем алып, армия хезмәтендә Ватан алдындагы бурычын да үтәп кайтты. Кызы Казан медицина институтының 2 курсында белем ала.

Җитәкчебез Лилия Гаденнановнаны туган көне - юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез, таңнарның бары тик нурлысын, көннәрнең бәрәкәтлесен телибез. Игелекле эшебезне гел шулай уңышлы гына алып барырга язсын. Сәламәтлек мәңге ташламасын, хәерле озын гомерләр кичереп, тормыш иптәшегез белән ул-кызыгызның игелеген күреп, алай гына да түгел, бакчада тәрбияләнеп чыккан балаларның һәрдаим ягымлы карашын тоеп, әти-әниләрдән гел дә рәхмәт сүзләре генә ишетеп яшәүләре насыйп булсын. Бәхетле булыгыз!

Иң изге теләкләр белән, 2нче номерлы бакча коллективы.
Лилия Хәкимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250