Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үз өемә алып кайтмагыз...”

Кичә генә типсә тимер өзәрлек ир-узаманның соңгы теләге шул була.

Маратның армиядән кайту белән өйләнергә ниятләвен бер дә хупламады әти-әнисе. Өстәвенә, килен буласы кеше – Гүзәлиясе мәктәп эскәмиясеннән генә чыккан, унҗиде яшьтә генә. Шулай да кызу канлы, үз сүзен сүз итәргә өйрәнгән әтисен Марат бер җөмлә белән “җиңде”: “Рөхсәтеңне бирмәсәң, контракт буенча кабат Чечняга китәм...”

Чечня... Аның әти-әнисен ел ярым эчендә ашаудан яздырган, төн йокыларын качырган, сәламәтлекләрен какшаткан йөрәк өзгеч нәрсә бит ул!.. “Кайнар нокта”да хезмәт итүче уллары каты яраланып, госпитальдә аңсыз ятканда күпме ут йотты Нәҗибә белән Хәмит. Җитәр!.. Болай да күп кичерелде. Сугышка киткәнче, өйләнүе хәерлерәк...

Яшьләр беренче көннән үк Маратның әти-әнисе белән яши башлады. Әтиләрнең очлы күзе астында, кырыс холкына түзеп, өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә үзләренчә бәхетле көннәр кичерде алар. Ә беркөнне әтиләре җитез адымнар белән кайтып кереп, Маратка ачкычлар бәйләме сузды:
— Монысы сиңа бездән бүләк. 7нче кат, 54нче фатир. Иртәгә хуҗалары күченә, акрынлап әйберләрегезне ташый башларсыз.

Яшьләр шатлыктан нишләргә дә белмәде һәм сорау арты сорау яудыра башлады.
— Ничә квадрат метр?
— Ә тәрәзәләре кайсы якка карый?
— Аш бүлмәсе нинди?

Балалары өчен сөенеченнән Нәҗибә дә, иренең бер алдына, бер артына төшеп, рәхмәтләр укыды:
— Әтиегезгә рәхмәт әйтегез, аның тырышлыгы, акча кадерен белеп яшәве нәтиҗәсендә фатирлы булдыгыз! Күрше подъездда гына буласыз, балакайлар! Бер-беребезгә кунакка йөрербез, Аллаһ боерса!

Шулвакыт кыңгырау шалтырады. Ишектә башына ак яулыгын урап бәйләгән, какча гына гәүдәле мөселман хатын-кызы күренде.
— Әюповларның бер бүлмәле фатирын сатып алучы Хәмит дигән кеше Сез буласызмы? — дип, калтыранып сүз башлады ханым.
— Әйе. Ә Сезгә ни кирәк? — дип, дорфа гына җаваплады гаилә башлыгы.
— Алар бит ул фатирны миңа сатарга ризалык бирде. Хуҗасы, акчаны бер атна көтәбез, дигән иде. Инде җыеп бетердем дигәндә генә, аны Сезгә сатып җибәрергә уйлаган...
— Без кул бирештек! Бүген икедә нотариуска барып, эшне төгәллисе генә калды. — Хәмит хатынны тыңлап та бетермәстән кырт кисте.
— Кардәшләр, килешенгән җирдән өлешемә кермәгезче. Акчам ике көннән кайтып җитә. Кеше өстендә көн күрәм. Ураза аенда үтенеп сорыйм, каршы төшмәгез. Әле бит соң түгел...

Хатынның ялваруы болай да шырпы кебек кабынырга гына торган ирнең җан ачуына тиде:
— Уфа — зур шәһәр! Фатир беткәнмени?! Менә, минекеләр дә “кеше өстендә яши”. Баш катырып йөрмәгез әле!

...Шатлыгыннан май кояшы кебек балкыган Гүзәлиясе өйне җыештырып, тәмле ашлар әзерләп кенә каршы алса да, Маратның, никтер, бернәрсәгә дә күңеле үсмәде. Өйләнешү белән үз ояң булу өчен шатланып кына яшәргә дә соң... Тик бу фатир аңа шыксыз, караңгы тоелды. Эштән кайтып, кесәсендәге ачкычка үрелдеме, күз алдына ак яулыклы ханым килеп баса. “Рәнҗетмәгез мине...” дип ялварып, төшендә саташтыра. Теге чакта, өлкән яшьтәге апаны кызганып, әтисенә: “Кеше өлешенә кермик!” – дип бик әйтәсе килсә дә эндәшми калды шул. Хәмиткә каршы барырлыкмы соң! Нәҗибәсе дә, күптән гаиләле зур улы да, төпчеге Марат та — беркем дә аның сүзеннән чыга алмый. Барысын да буйсындыра, барысын да үзе теләгәнчә яшәтә Хәмит.

Уңышсызлыклар сагалап кына торды Маратны. Эшеннән кыскартылуга эләкте. Аннан — бер урында, аннары икенчесендә эшләп карады. Кайсында айлар буена хезмәт хакы түләмәделәр, кайсыннан, күңеле ятмыйча, үзе китте. Акчасызлык, бер-бер артлы килеп чыккан проблемалар бер күрүдән гашыйк булып, Маратына чат ябышкан Гүзәлиянең дә акрынлап күңелен суыта башлады. Яшь хатын еш кына ире белән ачуланышып, я үз әти-әниләренә, я ахирәтләренә чыгып китәргә гадәтләнде.

Җаны ялгызлыктан бәргәләнгән Маратны аңларга тырышучылар, киңәш бирүчеләр булса, бәлки, тормышы икенче төрле булыр иде дә бит. Тик ул эт өере ташланган көчек хәлендә иде шул. Гүзәлиянең әти-әнисенең кызларын бәхетсез иткән кияүләрен тиргәүдән, битәрләүдән башлары чыкмады. Үз әтисе дә очрашкан саен: ”Әнә кеше балалары ничек яхшы яши! Югары вазыйфаларда эшләп йөри. Ә син, юньсез, шул завод тирәсеннән, гади эшче булудан ерак китәлмисең!..” — дип теңкәсенә тиде. Соңгы елларда каты авыруга дучар булган әнисе улының борчылуларын аңласа да, гомере буена иренә буйсынып яшәгәнлектән, әллә ни ярдәм итә алмады. Хәмите өйдә юк чакта төшкә аш ашарга кергән улына моңсу карашын төбәп: “И, улым, нигә бар нәрсә дә каршы соң сиңа?!” — дип уфтанып куяр иде.

Орчык кебек бөтерелеп йөргән нәни кызчыгы — Алиясе бердәнбер юанычы, шатлыгы иде Маратның. Эштән кайтуына ишек янына очып килә дә нәзек кенә куллары белән “Мин сине шундый сагындым! Ник озак йөрдең, әти?!” дип, кочып ала... Ә көннәрдән бер көнне Марат шул кечкенә бәхетне кочудан да мәхрүм калды. Гүзәлиясе көтмәгән җирдән, кызын алып, икенче иргә чыгып китте.

Салкын, буш өйдә төннәрен тын алалмыйча буылып уянган көннәре ешайды Маратның. Җаны белән тәне бергә авырый иде ирнең. Хәле авырайган саен шушы фатирны алырга теләгән хатын күз алдына килеп баса. Дәваханәгә эләккәч, Маратның абыйсына әйткән соңгы сүзләре шул булды: “Мине үз өемә алып кайтмагыз. Анда үләм мин...”

Типсә тимер өзәрлек, гөрләтеп яшәрлек утыз яшьлек ирнең гомере яшен суккандай өзелде. Рәнҗешле фатирга янә атлап керергә аңа башкача язмады...

 

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш