Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Каракүл

Каракүл
  • Тасвирлама:

    Каракүл 1978 елның 15 гыйнварыннан табигать һәйкәле объекты булып санала.

  • Адресы:

    Балтач районы, Шубан авыл җирлеге

Каракүл Шушма елгасының сулъяк үзәненнән күтәрелгән калкулыкта, Ярак Чурма авылыннан көньяк-көнчыгыш өлештә — ике чакрым ераклыкта урнашкан. Күлнең суы грунт сулары һәм агып төшкән сулар хисабына тулыланып тора. Берничә ярдан чишмә сулары да агып төшә, күл төбеннән дә чишмәләр ата. Каракүл Карст катламы чыгышыннан санала, биредә карбонат, сульфат, ангидрид катламнары бар дип исәпләнә. Күл озынча формада. Күлнең озынлыгы 200 м, иң зур киңлеге 130 м. Уртача тирәнлеге 8 м, максималь тирәнлеге 18 м. Каракүл балык тоту, ял итү өчен бер дигән урын.