Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Балтачта туризм

Балтачта нинди истәлекле урыннарны карарга була?

Балтач районы – Бөек Тукаебыз дан җырлаган шигъри Казан аръягының ерак төбәге.

Балтач районында кайларга барырга була?

Районыбыз Чепья авылындагы Халыклар дуслыгы музее белән данлыклы, ул Татарстаннан читтә дә билгеле. Танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән һәм иҗат иткән Шода авылында аның музей-утары бар. Карадуган авылында танылган Себер тракты тарихы турында сөйләүче музей бар. Өч музей да Татарстан Республикасы Дәүләт музееның филиаллары булып тора.

Районыбыздагы заманча парклар исә һәр буын вәкиле өчен дә ачык. «Ватан сакчылары» паркын гына алыйк. Парк бирегә килгән олы буын өчен тарих булып калса, яшь буын өчен хәрби-патриотик тәрбия чаралары үткәрү үзәге булып тора.

2020-2021 елларда «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы ярдәмендә төзекләндерелгән «Салкын чишмә» паркы һәркемдә зур соклану хисләре уята.

«Сабантуй» ял паркы бик матур җиргә урнашкан, ул саен матурлана, тулылана бара. Парк ял итү урыны гына түгел, исеменнән күренгәнчә, төрле мәдәни чаралар уза торган мәйданчык та. Паркта кинотеатр эшли, «Чаңгы йорты» эшләп килә.

«Балтач» үзәк паркы исә һәркем күңеленә биеп-биеп агучы фонтаннары белән кереп кала.

«Шушма яр буе» паркы бистәдәге иң яшь парк. Әлеге парк балтачлыларның гына түгел, кунакларның да яратып йөри торган урыны.