Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Салкын чишмә паркы

Салкын чишмә паркы
  • Тасвирлама:

    «Салкын чишмә» паркы 2020-2021 елларда «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы ярдәмендә төзекләндерелде.

  • Адресы:

    Балтач бистәсе, Салкын чишмә паркы

«Салкын чишмә» элек-электән балтачлыларның иң яратып йөри торган урыны булган, аның суын чиләк-көянтә белән ташыганнар. Әлеге чишмәнең исеме барлыкка килүе дә бик борынгы бабаларыбыз вакытына ук барып тоташа. Җир куеныннан бәреп чыккан нәни генә чишмә яныннан үтеп баручы бер мосафир чишмәбез суыннан авыз итәргә туктала. Бар сусауны бетерердәй салкын булуын әйтеп «Салкын чишмә», ди ул. Шул көннән башлап, халык телендә аны яратып, үз итеп «Салкын чишмә» дип йөртә башлыйлар. Вакыт дулкыны аша атлап, «Салкын чишмә» бүгенге көндә исә зур үзгәрешләр кичерде. Хәзер инде ул - «Салкын чишмә» паркы исемен йөртә. Бүгенге көндә биредән бигрәк тә халык өзелми. Беренчедән, парк халык өчен уңайлы. Икенчедән, суын алырга җайлы. Өченчедән, бу парк чын гаилә паркы, чөнки биредә хәзер балалар өчен бик бай балалар мәйданчыгы бар.