Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Балтач районы мәдәнияте

Балтач районы мәдәни тормыш белән кайнап яши.Районда бик күп чаралар, фестивальләр, мәдәни бәйгеләр һәм концертлар үткәрелә, ә иҗат коллективлары үзләренең талантлары белән сөендерә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда призлы урыннар яулый.

Балтач районында узучы мәдәни чаралар

kocter

Дуслык учагы. Мари иле, Киров өлкәсе, Татарстан Республикасының Балтач районы балаларын берләштергән дуслык бәйрәме. Ярты гасырдан артык элек башланган дуслык торган саен ныгый, республика һәм өлкәара икътисадый, политик мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба. Балалар кулы белән торгызылган «Дуслык учагы» өч республика балаларын тигез дәрәҗәдә җылыта, аларны берләштерә.
1966нчы елда Киров өлкәсенең Ральник авылында үткән беренче «Дуслык учагы»ның инициаторы Чепья урта мәктәбенең пионервожатые Фәрт Гыйльманов булуын онытырга ярамый. Димәк, беренче учакны безнеке дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Нарат, каен, юкә агачлары белән әйләндереп алынган аланда үткән тәүге слетта укучылар бер-берләре белән танышып, үзара сувенирлар алыша, спорт чараларында көч сынаша, үзешчән сәнгать конкурсында катнаша.

Икенче слет Чепья җирлегендә үтә. Бу учак күпләр күңеленә Фәрт Гыйльманов җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән истә кала.

Өченче учакны Мари Иле Республикасының Арбор авылында кабызалар. Ул МАССРның 50 еллыгына багышланып, «Ленин йолдызлары, балкыгыз!» девизы астында үтә.

Инде менә 50 елдан артык меңләгән бала, укытучылар, өч республика халкы күңелендә дуслык җепләре ныгый. Балалар дуслыгы өлкәннәрдә дәвам итә. «Дуслык учагы»нда катнашучы балаларның шат йөзләрен күреп, ирексездән дөнья мәшәкатьләре онытыла, проблемалар юкка чыккандай була.

Чара елдан-ел камилләшеп, төрле эш формалары белән баетыла. Әмма дуслык кына үзгәрешсез кала.

pitrau
 

Питрау бәйрәме: керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.

Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә.

Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер- берсенә кунакка йөрешкәннәр.

Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш-бәйгеләр үткәрелә. Гадәттә мәйданда спорт уеннары ( армспорт, гер күтәрү, көрәш), күңелле ярышлар, утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясы” үрү, “Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Иң кульминацион вакыты – “ Питрау чибәре“ сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “ Питрау чибәре“ кабыза. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены башлана.

giron

Гырон быдтон: удмурт мәдәнияте бәйрәме, удмуртларның телен, милләтен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдыручы, Рәсәй буенча таралган удмурт халкын берләштерүче бәйрәм. Гырон быдтон – ул зурларны бәйрәмчә кунак итүгә һәм яшьләрнең гөрләтеп күңел ачуына да нигезләнгән. Әлеге гореф-гадәтләр еллар буе сакланган һәм әле дә дәвам итә. Традициягә кергән уеннар, ярышлар, бәйгеләр, иҗат коллективларының чыгышлары – боларның һәммәсе дә кыр эшләре беткәчтен үткәрелгән сабан бәйрәмендә чагылыш тапкан.

Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз да елның-елында «Гырон быдтон»ны зурлап үткәрә. Әлеге мөһим бәйрәмне үткәрү халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, Татарстан халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклауда, үстерүдә ярдәм итә, шулай ук республикадагы гражданннар тынычлыгын һәм иминлеген яклауда, халыкара милли-мәдәни элемтәләрне җәелдерүдә уңайлы шартлар тудыра.