Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Балтач районы мәдәният объектлары

Районның һәр авылында мәдәният учаклары эшләп килә. Аларның һәрберсендә өлкәннәр, зурлар, балалар өчен төрле түгәрәкләр оештырылган.

Балтач районында бүгенге көндә район мәдәният үзәге, 21 авыл мәдәният йорты, 24 авыл клубы, 34 китапханә, 4 музей эшли.

Чепья авылында «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музее эшли, Музей фондында 22 меңнән артык экспонат исәпләнә (нигез салучысы – Г.Г. Галиев).

Шода авылында М.Фәйзинең музей-утары эшли. Музей-утар комплексына йорт (1903), мәчет (1902) һәм хуҗалык корылмалары керә. Фондта 600 экспонат бар. Музей-утар драматург М.Фәйзи тормышына һәм иҗатына багышланган.

Карадуван авылында М.Җәлил (1976 елдан) һәм Себер тракты тарихы (1995 елдан) музейлары эшли: мәйданы 245 кв. м, 5 меңнән артык экспонаты бар. Музей сәүдәгәр М.М. Мөлековның ике катлы йортында урнашкан.

Районда үзешчән халык иҗатының төрле юнәлештәге 146 клуб формированиесе эшли, шуларның дүртесе «халык» исеменә ия:

Районда 39 мәчет, 4 чиркәү эшли.

Район территориясендә 15тән артык археологик һәйкәл табылган, алар нигездә Казан ханлыгы чоры һәм урта гасырлар ахырындагы удмурт чоры белән бәйле.

1932 елдан татар һәм удмурт телләрендә «Хезмәт» («Азьлане») газетасы чыга (баштагы исеме – «МТС», 1936 елдан – «Югары уңыш өчен», 1965 елдан – «Хезмәт» исеме белән дөнья күрә).