Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы

Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары

Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары
  • Тасвирлама:

    Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары (рус. Музей–усадьба Мирхайдара Файзи) — Татарстанның Балтач районы Шода авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чепья «Халыклар дуслыгы» музее филиалы. Күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин, 1891—1928) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

  • Сайт:

    http://www.museum.ru/M2669

  • Адресы:

    Балтач районы , Шода авылы, Х.Сабиров урамы, 30 йорт

Музей урнашкан бина – Мирхәйдәр Фәйзи еш кунакта булган өй – туганы Сәетгәрәй хәзрәт Фәйзуллин (1875-1927) йорты. Утар үз эченә Сәетгәрәй Фәйзуллин йортын, ул имам булып торган мәчетне һәм хуҗалык биналарын ала. Утар составына кергән барлык биналар да – ХХ гасыр башында төзелгән һәм төбәк әһәмиятенә ия архитектура һәйкәлләре. Музей ике мемориаль юнәлештән тора: беренчесе – күренекле татар драматургы турында сөйли, икенчесе – татар авылы өчен әһәмияткә ия булган дин әһеле – мулла йорты тасвирлана.