Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Балтач районының истәлекле урыннары

Балтач районы истәлекле урыннарга бик бай.

Балтач районы Татарстан Республикасының бик матур почмагында урнашкан. Табигате искиткеч булудан тыш, Балтач истәлекле урыннарга, тарихы биналарга бик бай. Алар районыбызда яшәүче милләтләрнең мәдәниятен, тарихын үзендә саклый.

«Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее (рус. Краеведческий музей «Дружба народов»): Татарстанның Балтач районы Чепья авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Төбәк тарихы һәм милләтләр мәдәнияте үсеше белән таныштыра.

Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеена 1965 елның 9 Маенда Бөек Ватан сугышы елларында фашист Германиясен Җиңүнең 20 еллыгы һәм Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгы уңаеннан, Чепья урта мәктәбенең тарих укытучысы Гарифҗан Галиев туплаган язма һәм матди материаллар коллекциясе базасында нигез салына. Музей 26 чит илдән кунаклар кабул иткән. Биредә 22 меңнән артык экспонат исәпләнә. 38 телдә язылган истәлекләр китабы гына да 13 томнан тора! 1982 елдан — «Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее». 1989 елга хәтле җәмәгать башлангычында эшли, 1989 елның маеннан — ТР милли музее филиалы. 2006 елның декабреннән — муниципаль мәдәният оешмасы.

«Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее» (рус. Музей истории Сибирского тракта и Мусы Джалиля): Татарстан Республикасы Балтач районы Карадуган авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Ике катлы бер бинада ике музей урнашкан. Берсе – Советлар Берлеге Каһарманы, татар шагыйре Муса Җәлил музее, икенчесе – Себер тракты тарихы һәм Карадуган авылы тарихы музее. Музей — М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (1990). 1976 елдан – мәктәп музее, 1992 елдан – ТР милли музее филиалы – дәүләт музее.

Икенче гилдия сәүдәгәре Мортаза Мөлеков тарафыннан төзелгән бинаның беренче катында йорт кирәк-яраклары кибете, икенче катында кунакханә бүлмәләре урнашкан була. Хәзер бина дәүләт тарафыннан саклана (XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы архитектура һәйкәле). Беренче катта Муса Җәлил музее урнашкан. Биредә язучының тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар урын алган. Экспонатлар арасында — Муса Җәлил мандолинасы, рәссамнар Х. А. Якупов, Н. Г. Бикташев картиналары, Муса Җәлилнең Бакый Урманче ясаган бюсты. М. Җәлил музее янында каһарман-авылдашларга багышланган «Сугыш һәм хезмәт даны залы» ачыла. Биредә сугышта һәлак булган якташ-авылдашлар турында табылган мәгълүматлар туплана. «Үлем үзәне»ндә табылган каска, мина кыйпылчыклары, патроннар, уксибәр дискы, басмаханә шрифтлары күрсәтелә. Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган Җиңү парадында катнашкан карадуганлы Мәхмүт Вәлиев сугышкан 120нче танк бригадасының сугышчан юлы карта-схемасы күргәзмәгә куелган.

Бинаның икенче катында «Себер тракты тарихы» һәм «Карадуган авылы тарихы» экспозицияләре урнашкан. Анда 1790 елдан башлап хәзерге көннәргә кадәр почта элемтәсе тарихы яктыртыла. Музейда атлы элемтә белән бәйле материаллар (ямчы киеме, ат сбруясы, кыңгыраулар, кистәннәр) саклана. Инкыйлабка кадәрге документлар, хатлар, 1797, 1887 еллардагы элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе–телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, репродукторлар, беренче совет телевизоры, Русиядә элемтә үсеше тарихын күз алдына китерергә ярдәм итүче башка экспонатлар күрсәтелә. «Карадуган авылы тарихы» бүлегендә туган якны өйрәнүгә багышланган материаллар (музей урнашкан йорт хуҗасының шәхси әйберләре, дин әһелләренең шәхси эшләре, кулъязма Коръән) күрергә була. Музейның төп фондында – 5 меңнән артык саклау берәмлеге. Күргәзмәләрнең гомуми мәйданы – 245 кв.м.

Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары (рус. Музей–усадьба Мирхайдара Файзи): Татарстанның Балтач районы Шода авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чепья «Халыклар дуслыгы» музее филиалы. Күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин, 1891—1928) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Музей урнашкан бина – Мирхәйдәр Фәйзи еш кунакта булган өй – туганы Сәетгәрәй хәзрәт Фәйзуллин (1875-1927) йорты. Утар үз эченә Сәетгәрәй Фәйзуллин йортын, ул имам булып торган мәчетне һәм хуҗалык биналарын ала. Утар составына кергән барлык биналар да – ХХ гасыр башында төзелгән һәм төбәк әһәмиятенә ия архитектура һәйкәлләре. Музей ике мемориаль юнәлештән тора: беренчесе – күренекле татар драматургы турында сөйли, икенчесе – татар авылы өчен әһәмияткә ия булган дин әһеле – мулла йорты тасвирлана.

Балтач районының истәлекле урыннары буенча сәяхәт итү  онытылмас тәэсирләр калдыра.