Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Балтач парклары

Балтачта матур һәм заманча парклар бик күп. Парклар ял итү урыны гына түгел, ә бистәнең чын бизәге, шулай ук аның истәлекле урыннары да булып тора.

Балтач  паркларының күбесе  истәлекле урыннарга әверелеп бара  һәм туристлар, һичшиксез, аларда булырга тырыша. Парклар ял итү урыннары гына түгел, еш кына фотосессияләр өчен бер дигән зона булып хезмәт итә.

Ватан сакчылары паркы: 90 еллар азагында җирлегебездә Әфган сугышында һәлак булган сугышчылар һәм сугышта катнашкан, бүгенге көндә ветеран исемен лаеклы күтәрүче солдатлар тарафыннан бу вакыйгаларны мәңгеләштерү турында карар кабул ителә. Тиз арада активистлар көче белән таулар һәм тарлавык рәвешендә монумент торгызыла.

2008 елның Бөек Җиңү көнендә, монументаль һәйкәлнең ачылышы була. Әлеге территория үзенә күрә сквер-паркка әверелә. Районда төрле төр гаскарьләрнең запастагы сугышчылары яшәгәнен исәпкә алып, һәйкәлгә «Ватан сакчылары» паркы исеме бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, бу территориядә һәр төр гаскәрләрнең хәрби техникасын урнаштыру урыннары билгеләнә. Парк даими тулыландырыла, яңа экспонатлар үз урыннарын ала. 2015 ел башында парк ветеран пограничниклар тарафыннан чик буе заставасы белән тулыландырылды.

Шулай ук хәрби диңгез көчләре ветераннары тарафыннан су асты көймәсе рубкасы урнаштырылды. 2016 елны Хәрби һава көчләре ветераннары МИ-2 вертолеты һәм якташыбыз, Урта Көшкәт егете, Россия Герое – очучы Олек Исаевка стелла куялар. Һава десант гаскәрләре ветераннары тарафыннан 2016 елның августында БМП-1 һәм 2 пушка урнаштырыла. 2018 елнын көзендә Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан сугышчылар тарафыннан УРАЛ, ГРАД автомобилен куела. Барлык төр гаскәр активистлары паркта урнашкан үзләренең техникасы, банеры, хәрби техника турында мәгълүмәт ярдәмендә хәрби хезмәт белән бәйле истәлекне ныгыту һәм мәңгеләштерү эшен дәвам итә. Экспонатлар хәзерге үсеп килүче замана балаларына искитмәле күргәзмә булып торалар.

2019 елда Парк Республика программасы кысаларында төзекләндерелде, яңа сулыш алды. Бүгенге көндә парк заманча, экспонатларга бай, бер кешенең дә күңелен битараф калдырмый торган ял үзәгенә әверелде. Парк бирегә килгән олы буын өчен тарих булып калса, яшь буын өчен хәрби-патриотик тәрбия чаралары үткәрү үзәге булып тора. Биредә башка район, төбәк һәм өлкәләрдән кунаклар чакырылып, барлык төр гаскәрләренең бәйрәмнәре билгеләнеп үтелә. Истәлекле вакыйгаларны үзенә туплаган парк һәркем өчен дә үткәнебез белән киләчәкне бәйләп торучы үзәк урын булып кала.

Салкын чишмә паркы: элек-электән балтачлыларның иң яратып йөри торган урыны булган, аның суын чиләк-көянтә белән ташыганнар. Әлеге чишмәнең исеме барлыкка килүе дә бик борынгы бабаларыбыз вакытына ук барып тоташа. Җир куеныннан бәреп чыккан нәни генә чишмә яныннан үтеп баручы бер мосафир чишмәбез суыннан авыз итәргә туктала. Бар сусауны бетерердәй салкын булуын әйтеп «Салкын чишмә», ди ул. Шул көннән башлап, халык телендә аны яратып, үз итеп «Салкын чишмә» дип йөртә башлыйлар.

Вакыт дулкыны аша атлап, «Салкын чишмә» бүгенге көндә исә зур үзгәрешләр кичерде. Хәзер инде ул - «Салкын чишмә» паркы исемен йөртә. Бүгенге көндә биредән халык өзелми. Беренчедән, парк халык өчен уңайлы. Икенчедән, суын алырга җайлы. Өченчедән, бу парк чын гаилә паркы, чөнки биредә хәзер балалар өчен бик бай балалар мәйданчыгы бар.

Шушма яр буе паркы: балтачлыларның гына түгел, кунакларның да яратып йөри торган урыны. Паркта велосипед белән йөри торган юл ба, аларны куеп тору өчен җайланмалар да куелган. Балалар өчен мәйданчык эшли. Халык уңайлыгы өчен паркка эскәмия, чүп савытлары урнаштырылган. Паркта кичләрен мәдәни чаралар еш үткәрелә.

Сабантуй ял паркы: биредә балалар өчен дә, зурлар өчен дә ял итәргә мөмкинлекләр зур. Нәниләр өчен уен мәйданчыклары, велосипедта, роликларда йөрер өчен юллар, зурлар өчен тренажерлар, кинотеатр, чаңгы йорты эшләп килә.

Балтач үзәк паркы: төрле яшьтәге райондашларыбыз өчен ял итеп утыру өчен менә дигән мөмкинлекләр булдырылды. Яшь агач, куаклар, үсентеләр, гөл-чәчәкләр утыртылды, утыргыч һәм атынгычлар, яктырткычлар белән баетылды. Ә паркның игътибарны җәлеп иткән иң зур үзенчәлеге – биеп-биеп агучы фонтаннары!