Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Ватан сакчылары паркы

Ватан сакчылары паркы
  • Тасвирлама:

    Парк бирегә килгән олы буын өчен тарих булып калса, яшь буын өчен хәрби-патриотик тәрбия чаралары үткәрү үзәге булып тора.

  • Адресы:

    Балтач бистәсе, Ватан сакчылары паркы

90 еллар азагында җирлегебездә Әфган сугышында һәлак булган сугышчылар һәм сугышта катнашкан, бүгенге көндә ветеран исемен лаеклы күтәрүче солдатлар тарафыннан бу вакыйгаларны мәңгеләштерү турында карар кабул ителә. Тиз арада активистлар көче белән таулар һәм тарлавык рәвешендә монумент торгызыла. 2008 елның Бөек Җиңү көнендә, монументаль һәйкәлнең ачылышы була. Әлеге территория үзенә күрә сквер-паркка әверелә.Районда төрле төр гаскәрләрнең запастагы сугышчылары яшәгәнен исәпкә алып, һәйкәлгә «Ватан сакчылары» паркы исеме бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, бу территориядә һәр төр гәскарьләрнең хәрби техникасын урнаштыру урыннары билгеләнә. Парк даими тулыландырыла, яңа экспонатлар үз урыннарын ала. 2015 ел башында парк ветеран пограничниклар тарафыннан чик буе заставасы белән тулыландырылды. Шулай ук хәрби диңгез көчләре ветераннары тарафыннан су асты көймәсе рубкасы урнаштырылды. 2016 елны Хәрби һава көчләре ветераннары МИ-2 вертолеты һәм якташыбыз, Урта Көшкәт егете, Россия Герое – очучы Олек Исаевка стелла куялар. Һава десант гаскәрләре ветераннары тарафыннан 2016 елның августында БМП-1 һәм 2 пушка урнаштырыла. 2018 елнын көзендә Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан сугышчылар тарафыннан УРАЛ, ГРАД автомобилен куела. Барлык төр гаскәр активистлары паркта урнашкан үзләренең техникасы, банеры, хәрби техника турында мәгълүмәт ярдәмендә хәрби хезмәт белән бәйле истәлекне ныгыту һәм мәңгеләштерү эшен дәвам итә. Экспонатлар хәзерге үсеп килүче замана балаларына искитмәле күргәзмә булып торалар. 2019 елда Парк Республика программасы кысаларында төзекләндерелде, яңа сулыш алды. Бүгенге көндә парк заманча, экспонатларга бай, бер кешенең дә күңелен битараф калдырмый торган ял үзәгенә әверелде. Парк бирегә килгән олы буын өчен тарих булып калса, яшь буын өчен хәрби-патриотик тәрбия чаралары үткәрү үзәге булып тора. Биредә башка район, тобәк һәм олкәләрдән кунаклар чакырылып, барлык төр гаскәрләренең бәйрәмнәре билгеләнеп үтелә. Истәлекле вакыйгаларны үзенә туплаган парк һәркем өчен дә үткәнебез белән киләчәкне бәйләп торучы үзәк урын булып кала.