Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Нурзидә чишмәсе

Нурзидә чишмәсе
  • Тасвирлама:

    Бөрбаш Сәрдегәне авылында бертуган Хөсәеновлар авыл башында саркып кына чыгучы 7 чишмәчекне берләштергән яңа чишмәгә нигез салган.

  • Адресы:

    Балтач районы, Бөрбаш Сәрдегәне авылы, Нурзидә чишмәсе

Элекегечә Байлар Сәрдегәне дигән атама белән билгеле бу авылның тарихы гасырларга тоташа. Сәрдегәннең даны тирә-якка киң таралган була. Авылның сәүдәгәрләре саткан товарлар, һөнәрчеләренең эшләнмәләре күп төбәкләрдә билгеле булган. Авылга кергәндә, уң кул якта каеннар куенында урнашкан култыкта чишмәләр чыгып, сазлык булган урынны авылның ихтирамлы шәхесе Хәсән ага Хөсәеновның уллары (кызганыч, авыл аксакалы бакыйлыкка күчте) төзекләндереп, әлеге урында «Нурзидә» чишмәсе комплексы төзиләр. Чишмәнең чыгу урынын казып, ташпулат салу, татар авылларына хас булган аерым сиртмәле кою казу, басмалар булдыру, ерганакның ике ягына агачлар утырту, килгән кунаклар өчен әкияттәге кебек намаз уку бинасы – болар барысы да бербөтен булып, җанга рәхәтлек бирә. Чишмәне төзекләндерүчеләр газиз әниләре истәлегенә «Нурзидә чишмәсе» дип исем биргәннәр. Биредә инде ничә еллар «Чишмә бәйрәме» уздыралар. Алдан күңелле итеп, җигүле атлар, тальянчылар белән әрәпә җыялар. Ул көн авылның карты, яше өчен үзе бер бәйрәм була. Ә «Чишмә бәйрәме»нә килгән кунаклар өчен истәлекле мизгелләр күп иде. Бергәләп җәмәгать намазын уку, уеннар аша гореф-гадәтләрне барлау, бигрәк тә, нәниләрнең, балаларның күңелен үстерү өчен күпләп бүләкләр бирү – болар барысы да бу чараның бик бәхетле мизгелләрдән торганын раслый.