Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы

Салкын чишмә паркы

Салкын чишмә паркы
  • Тасвирлама:

    «Салкын чишмә» паркы Балтасы бистәсенең үзәк өлешендә урнашкан.

  • Адресы:

    Балтач бистәсе, «Салкын чишмә» паркы

«Салкын чишмә» паркы 2020-2021 елларда «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы ярдәмендә төзекләндерелде. «Салкын чишмә» элек-электән балтачлыларның иң яратып йөри торган урыны булган, аның суын чиләк-көянтә белән ташыганнар. Бүгенге көндә биредән бигрәк тә халык өзелми. Беренчедән, парк халык өчен уңайлы. Икенчедән, суын алырга җайлы. Өченчедән, бу парк чын гаилә паркы, чөнки биредә хәзер балалар өчен бик бай балалар мәйданчыгы бар.