Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы

Балтачның спорт түгәрәкләре

Балтач районында спорт түгәрәкләре эзлисезме? Безнең белешмәлектә тулырак. Спорт мәктәпләренең тасвирламасы, адресы язылган һәм картада урнашу урыннары күрсәтелгән.

Балтач спорткомплексында көрәш, баскетбол, бадминтон, каратэ, армрестлинг түгәрәкләре эшли.

Көрәш түгәрәге сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга, шимбә көннәрендә эшли. Тренер – Ринат Хәйретдинов.

Баскетбол түгәрәге дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә эшли. Тренерлары –Илнар Маннапов, Ранил Шакиров.

Бадминтон түгәрәге дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә эшли. Тренер – Расил Мөхәммәтгалиев.

Каратэ түгәрәге түгәрәге дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә эшли. Тренеры – Вәсилә Газизова.

Армрестлинг түгәрәге сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә эшли. Тренер – Ранил Сафиуллин.

«Дулкын» бассейны базасында йөзү түгәрәге һәм тренажер залы эшли. «Дулкын»да шөгыльләнүчеләр – район һәм республика ярышлары җиңүчеләре, Бөтенроссия акцияләрендә актив катнашучылар. Икенче сыйныф укучыларын йөзәргә өйрәтү буенча проект уңышлы рәвештә тормышка ашырыла.

Йөзү түгәрәге. Тренерлары – Фәридә Нәкыйпова, Андрей Степанов, Радик Галимҗанов.

Тренажер залы. Тренер – Илшат Галимуллин.