Балтач районында шөгыльләнер өчен нинди спорт секцияләре бар
Әлеге бүлектә Балтач районының спорт мәктәпләре, секцияләре һәм командалары турындагы барлык мәгълүмат тупланган.
-
Балтачның спорт түгәрәкләре
Тасвирлама: Балтач районында спорт түгәрәкләре эзлисезме? Безнең белешмәлектә тулырак. Спорт мәктәпләренең тасвирламасы, адресы язылган һәм картада урнашу урыннары күрсәтелгән.
-
Балтачның спорт командалары
Тасвирлама: Балтач спортчылары муниципаль, республика, Бөтенроссия ярышларында даими катнашып киләләр һәм зур уңышларга ирешәләр. Бу бүлек – Балтач спорт командалары һәм аларның уңышлары турында.
Спорт – сәламәт яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлеше. Шунысы куандыра, соңгы елларда спортка тартылучыларның саны арта. Хәзер халык аңлы рәвештә сәламәт яшәү рәвешен сайлый, тамга өчен генә түгел, үз сәламәтлеген кайгыртып, спорт белән шөгыльләнә.
Спорт белән шөгыльләнәм дигән кешегә бүгенге көндә Балтач районында мөмкинлекләр бик зур. Мәсәлән, «Балтач» спорткомплексында көрәш, баскетбол, бадминтон, каратэ , армрестлинг түгәрәкләре эшли.
- Көрәш түгәрәге сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга, шимбә көннәрендә эшли. Тренер – Ринат Хәйретдинов.
- Баскетбол түгәрәге дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә эшли. Тренерлары –Илнар Маннапов, Ранил Шакиров.
- Бадминтон түгәрәге дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә эшли. Тренер – Расил Мөхәммәтгалиев.
- Каратэ түгәрәге түгәрәге дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә эшли. Тренеры – Вәсилә Газизова.
- Армрестлинг түгәрәге сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә эшли. Тренер – Ранил Сафиуллин.
«Дулкын» бассейны базасында йөзү түгәрәге (тренерлары – Фәридә Нәкыйпова, Андрей Степанов, Радик Галимҗанов) һәм тренажер залы (тренер – Илшат Галимуллин)эшли.
«Факел» клубында балалар һәм яшүсмерләр өчен балалар фитнесы, дзюдо, гимнастика, бокс, өстәл уеннары түгәрәкләре эшләп килә.
«Хыял» яшьләр үзәгендә волейбол, бадминтон, өстәл теннисы, милли көрәш түгәрәкләре эшли.
Командалар турында тулырак мәгълүматны биредә укый аласыз.