Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы

Балтачның спорт командалары

Балтач спортчылары муниципаль, республика, Бөтенроссия ярышларында даими катнашып киләләр һәм зур уңышларга ирешәләр. Бу бүлек – Балтач спорт командалары һәм аларның уңышлары турында.

Балтачыбызны бөтен республикада таныткан, матур көрәшләре, үзләренә генә хас алымнары, күпсанлы, мәртәбәле җиңүләре белән район көрәш тарихына кереп калган Яңгулдан абыйлы-энеле Габделфәрт һәм Илдар Рәфыйковлар, Дамир Сафиуллин, Бөрбаштан Рифкать Хөсәенов, Салавычтан Рафис Насыйбуллин, Соснадан Рәдис Галләмов, Нормадан Сәйдәш Мәгъсүмов, Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов исемнәре көрәшне үз иткәннәр өчен яхшы таныш. 

кураш

Бүген исә алар сафын Руслан Рәфыйков, Илдан һәм Ирек Әхмәтхановлар, Ислам Йосыпов, Айзат Гәрәев, Аяз Хәйретдинов тулыландыра. Балтач көрәшчеләре Татарстан Республикасы һәм Рәсәй күләмендә узучы ярышларда зур җиңүләргә ирешә.

 

Татарча көрәш буенча яшүсмерләр командасы да районыбызгорурлыгы. Команда муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге төрле ярышларда катнаша. Иң яхшы нәтиҗәләре: 2002-2005 елгы яшүсмерләр Татарстан беренчелеге – 1 урын.  2008-2009 елгы яшүсмерләр Татарстан беренчелеге – 2 урын.

.курашш

Балтачның хоккей командасы 2024 елда Татарстан Республикасы чемпионатында боз сарае булмаган районнар арасында чемпион калдылар.

Балтачның мини-футбол командасы 2023 елда Татарстан Республикасы чемпионатында чемпион калдылар. Афәрин!

 

Балтачта шулай ук чаңгы спорты да бик популяр. Районда – яктыртылган чаңгы трассасы, күңел биреп эшли торган хезмәткәрләр бар һәм иң мөһиме – әлеге спорт төрен яратучы халык яши.

Балтачның географик урнашуы ук төбәктә чаңгы спортының үсешенә юл ача. Төбәктә, республиканың иң төньяк районы булганлыктан, карда күнегүләрне башкаларга караганда 10-15 көнгә алданрак башлау мөмкинлеге бар. Районда өч чаңгы трассасы бар. Шуларның берсе район үзәгендә булса, калган икесе – авылларда. 


 – Халыкның күпчелеге чаңгыда кичен чыга. Шуңа да трассаның бер өлешен үзебезнең өстәмә керемнәр хисабына яктыртып, чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр санын өч тапкырга арттыра алдык, – ди район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.

«Төнге чаңгы юллары» чарасы чаңгы спортына карата булган мәхәббәтне бермә-бер арттырды дияргә кирәк. Төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннарыбыз өчен һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә. 

Балтач районында чананы кыштан әзерләүнең мөһимлеген аңлап, чаңгычылар әзерләүдә зур роль уйный торган җәйге чаңгы-роллер трассасы да булдырылды.


2018 елда «Сабантуй» ял паркы территориясендә блок-модульле «Чаңгычы йорты» ачылды. Бер катлы бина җиһазлар белән тулыландырылган, кирәкле инвентарьлар бар, барлыгы 128, 84 кв. метр мәйданны биләп тора.