Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач бистәсе әфганчыларына медаль тапшыру тантанасы булды (фоторепортаж).

Балтач бистәсендә гомер итүче әфганчы-интернацоналистларга 27нче февральдә үзәк китапханәдә Әфган республикасында хәрби хәрәкәтләрдән соңгы совет солдаты чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан махсус булдырылган юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.

Алар хөрмәтенә район хакимияте җитәкчелегенең котлаулары ирештерелде. Район әфганчылар советы рәисе Хәлил Исеев: "Бер елга соңарып булса да, медальләр үз ияләрен эзләп тапты. Без, әфганчыларны беркем белән дә алыштырып булмый. Бу авыр еллар хакында онытырга хакыбыз юк. Сугыш ветераннары буларак, безне танысыннар һәм яшь буын Әфганстан җирендәге канкойгыч бәрелешләрдә катнашуыбыз хакында белергә тиеш", - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250